Социаль хезмәтләр җыемына хокуклары булып та, аннан акчалата компенсация файдасына баш тарткан кешеләр бездә 542 әү икән.
12 августта район башлыгы Александр Никошин комбайнчылар ярышында алда килүче Рәниф Гатинга Рәхмәт хаты һәм 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды.
6 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин озата йөрде.
Район газ эксплуатациясе станциясе урам газүткәргечләрне буяуны дәвам итә.
Урып-җыю эшләре башлангач, яңа уңыштан икмәк төялгән беренче машиналар Базарлы Матактагы “Кызыл Шәрык-Агро” элеваторына 18 июльдә кайта башлаган иделәр. Шуннан бирле бирегә олаулар туктаусыз агыла. Элеватор исә быелгы урак чорында 85 мең тоннага кадәр бөртек кабул итәргә әзер.
12 августта: Сәламәтлек паркларда һәм спорт мәйданчыкларында дигән девиз белән физкультурачы көне үткәрелә.
Түбән Кәчи мәктәбе капиталь ремонттан соң янә укучыларын кабул итәргә әзер.
Узган елны хастаханәгә сәламәтлеге начараеп икенче төркем инвалид әлкиле мөрәҗәгать итте. Тикшерү үткәргәч, рак белән авыруы ачыкланды. Дәвалануга акчаны туганнары, якыннары, күршеләре бергәләп җыйды. Ә бит үзенә тиешле социаль хезмәтләрдән баш тартмаган булса, ул мондый авыр хәлдә калмас иде. Аена 800 сум өстәмә акчага кызыгып социаль пакеттан үзеңне мәхрүм итәргә ярыймы инде? Өстәвенә өлкән яшьтә икәнсең?! Онкологик авыруны дәвалау бик кыйммәткә төшә, күкрәк бизе рагы белән дәваланучыга елына 1 млн 265 мең сум, үпкә рагы белән авырганда 1 млн 34 мең сум, рак бөерләрдә табылганда 2 млн 267 мең сум акча кирәк булачак.
Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе чаң суга: дуңгызларның африка чумасы таралу кискен вәзгыятькә китерә. Быел инде әлеге авыруның 140 очрагы теркәлгән. Шуның 93 е йорт дуңгызлары, калганы кабан дуңгызлары белән бәйле. Илнең 18 төбәгендә ачыкланган мондый очраклар. Дөрес, алар арасында безнең республика юк. Әмма тынычланырга һич ярамый, чөнки африка чумасы – гаять тиз тарала торган йогышлы авыру бит ул.
Түбән Биктимердә шимбә, 6 августта, авыл көне үткәрелде. Туган якларын сагынып кайтучылар, шул авылда яшәүчеләр көн кызуы бераз сүрелгәч, клублары каршына җыелдылар.