ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Язгы-җәйге сезонда районда телефон элемтәсенең сыйфатын тагын да яхшыртачакбыз, диләр элемтәчеләр.

1 июньгә кадәр районда тагын өч спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелеп, нәни кулланучыларга тапшырылачак.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Районда язгы кыр эшләре көннән-көн югарырак темп ала бара. Сүз дә юк, язның бер көне ел туйдыра торган чак бүген. Игенчеләребезнең  шушы тынгысыз көннәрдә нәрсәгә күбрәк әһәмият бирергә тиешлеге, сабан эшләрендәге төп бурычлар хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча киңәшчесе Фәргать Зәкиев белән сөйләшәбез.

Узган ел районда беренче тапкыр Җиңү бәйрәме көнендә  “Үлемсез полк” акциясе уздырылды.

Якташыбыз, Казанда Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Аппаратының Оештыру идарәсе Татарстан Дәүләт Советында фракцияләр эшчәнлеген һәм оештыру эшләрен тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Хафизов Ришат Хәй улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Язгы мәрхәмәтлелек атнасында Юхмачы интернат-йортында кунаклар аеруча күп булган.

Районыбызда  радиацияле аварияләрдән зыян күргән 14 кеше исәпләнә.

25 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Бу көннәрдә районның күпчелек хуҗалыкларында чәчү эшләре башкарыла. Быел сабан культураларын 36 мең 700 гектарда чәчү күздә тотыла. Хуҗалыкларда көнбагыш һәм катнаш бөртек чәчү актив бара.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Язгы чакырылыш буенча хезмәт итәчәк егетләребезнең беренче төркемен әти-әниләре, якыннары 16 майда озатып калачак. Ә июль башында соңгы төркем китәр, дип планлаштырыла. Бу язда Россия Кораллы Көчләренә кырыклап әлкиле китәчәк икән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International