ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә район үзәк хастаханәсе стоматологы И.И. Габидуллин  һәм отолоринголог О.В.Лычникова медицина тикшерүе үткәрделәр.

Иске Әнҗерә мәктәбенә якташлары, “Татэнерго” җәмгыяте генераль директоры  урынбасары Азат Мәҗитов  чаңгылар, тимераяклар һәм башка спорт кирәк-яраклары бүләк итте. Бүләкләрне, якташыбыз соравы буенча, әлеге мәктәпнең элекке укучысы, район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин тапшырды.


19
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген Әлки муниципаль район советы утырышында районның узган елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралды, шулай ук алга бурычлар билгеләнде.


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр әйтүенчә, Яңа Әнҗерә авылына зур күлләре булганга шушы урында нигез салынган.  1920 нче еллар уртасында бирегә халык күчеп килгән. Алар зур-зур күлләрдә юкә батыра булганнар. Ә урман бит инде һәр яктан авылга авып диярлек тора.


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Бу хакта коллективның еллык йомгаклау җыелышында “Әлки урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Евгений Васяйчев әйтеп узды.

Үткән шимбәдә район мәдәният йортында балалар театр (һәм курчак театры) коллективларының “Иделкәем” республика зона смотры  үтте.

14 февральдә район мәдәният йортында әфганчы-ветераннар һәм төрле сугышчан конфликтларда катнашкан егетләр җыелды.

19 февральдә, җомга көнне, муниципаль район советының чираттагы утырышы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International