Февыральдә Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә.
23 февраль, сишәмбе, эшләми торган көн булачак. Бу көнне россиядә Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителә. Гомумән алганда 2016 елда республика халкы 243 көн эшли һәм 123 көн ял итәчәк.
Иске Чаллы авыл җирлегендә хәзер яңа башлык: көзге сайлаулардан соң бу вазыйфа Муса Исхаковка йөкләнде.
1 гыйнвардан Россиядә декларация кампаниясе башланды.
Быел республика программасы нигезендә Түбән Кәчи һәм Иске Салман мәктәпләре биналарына капиталь ремонт ясала.
Район каратэчылары 24 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә узган ачык турнирда зур җиңүләр яуладылар.
“Россия пенсионерлар берлеге”нең җирле бүлеге февраль аенда компьютерга өйрәтү курсларын ача.
Илнең иң зур дәүләт оешмаларыннан булган Пенсия фондының безнең райондагы идарәсе менә чирек гасыр инде халыкка хезмәт күрсәтә. Узган елда идарә хезмәткәрләре 6400 дән артык әлкилене социаль яклау һәм пенсияләр белән тәэмин итү буенча тиешле барлык чараларны җиренә җиткереп үтәгәннәр.
Карсыз декабрь өчен бурычын түләгәндәй, үткән атнада табигать буранга, явым-төшемгә кинәндерде. Ә бу атнада кыш безне суыклары белән сынады.
Районда ел башыннан бирле тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе чирләре (ОРВИ) белән авыруның 66 очрагы теркәлгән.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар намуслы эшләве өчен Чуаш Шәпкәсе мәктәбенең элекке директоры Татьяна ВАРЛАМОВА һәм җирле үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иске Матак авыл җирлеге башкарма комитетының элекке бухгалтеры Любовь ЛЕОНТЬЕВА район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.