ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2015 ел
җомга
Сихтермә-Хузангай авылында “Строитель и К” оешмасы арендага биреләчәк өйләр төзү белән шөгыльләнә.
Игътибар иткәнегез бар микән, әкиятләр ничек тәмамлана? Егет белән кыз күп сынаулар үтә, хисләрен сыный һәм, ниһаять, кавышалар. Зурлап туй үтә, аннары әкиятче кыска гына итеп, сүзен: "Алар озак һәм бәхетле гомер кичерделәр", дип йомгаклап та куя. Әйтерсең, туй белән бөтен кызык бетә дә.  

9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 32 нче бүлеге – "Физик затлар милкенә салым" – көченә керде. Аның нигезендә РФ субъектлары власть органнары карары белән салым базасы  физик затлар милкендә булган күчемсез милек объектларының кадастр бәясе буларак билгеләнә ала. Татарстан Республикасында физик затлар милкенә салым 2015 елдан башлап яңача исәпләнә.
Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда Кооперация көне уңаеннан экспонатлар күргәзмәсе оештырылган.
Район үзәгенең Имәнлек урамында төзелүче яңа балалар бакчасы түбәле булды.
Үткән якшәмбедә Югары Әлки авылында мунча яна.
Июльнең беренче көннәрендә туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән тыл хезмәтчәне Татьяна  Советникованы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өенә барып котлады.
“Гаилә һәм мәктәп” журналы оештырган конкурста (ул Таттрансгазга 60 ел туту уңаеннан уздырылды) Карга мәктәбе укучылары актив катнаштылар.
Районның туган як тарихы музее хезмәткәрләре тәрбиячеләр белән берлектә “Теремкәй” бакчасына йөрүче балалар өчен Сабан туе үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International