ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
27 июньдә Югары Әлкидә “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме үткәрергә җыеналар.
14 июньдә Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” була.

 8 июньдә социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин аларга  котлау юллады.

Сабантуй җирендә сәүдә урыннарын бүлү 11 июньдә 15 сәгатьтә була. Барлык мәсьәләләр шунда хәл ителәчәк.

8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Эшмәкәр Гөлсинә Дәүлиева приютта тәрбияләнүче балаларны  шәхси кафесына чакырып кунак итте.
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде.
Сабан туен, авыл көннәрен хәвеф-хәтәрсез үткәрү  өчен бүгеннән әзерлек чаралары күрергә кирәк. Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында әнә шул хакта сүз барды.
Түбән Әлки урта мәктәбе директоры урынбасары Айзирәк Мисалова һәм балалар иҗат йорты белгече Ләлә Гыймаева “Нечкәбил 2015” республика бәйгесенең зона турында катнашалар.

12 июнь – Россия көнен “Бердәм Россия” партиясе футбол ярышлары белән билгеләп үтәргә җыена.

Хәйруллин Хәйрия фонды  Яңа Салман приютында тәрбияләнүче сабыйлар өчен Казандагы “Әкият” курчак театрына сәяхәт оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International