ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Сабан туен, авыл көннәрен хәвеф-хәтәрсез үткәрү  өчен бүгеннән әзерлек чаралары күрергә кирәк. Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында әнә шул хакта сүз барды.
Түбән Әлки урта мәктәбе директоры урынбасары Айзирәк Мисалова һәм балалар иҗат йорты белгече Ләлә Гыймаева “Нечкәбил 2015” республика бәйгесенең зона турында катнашалар.

12 июнь – Россия көнен “Бердәм Россия” партиясе футбол ярышлары белән билгеләп үтәргә җыена.

Хәйруллин Хәйрия фонды  Яңа Салман приютында тәрбияләнүче сабыйлар өчен Казандагы “Әкият” курчак театрына сәяхәт оештырды.
Бу атнада “Каенкай” приютында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев булып китте.
Бүген Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар приютында яңа уен мәйданчыгы ачылды. Биредә тәрбияләнүче балаларга аны “Татлизинг” дәүләт унитар предприятиесе бүләк итте.

5
июнь, 2015 ел
җомга
30 майда  Сихтермә-Хузангай авылында чуаш халкының милли бәйрәме Уяв узды. Бәйрәмгә районыбыз авылларыннан килүчеләр дә бик күп, читтән кайткан кунаклар да шактый иде. Ә танылган артистлар өч республикадан – Татарстаннан, Мари Иленнән, Чуашиядән килде.
Без, Борискино урта мәктәбе коллективы, сезгә зур гозер белән – укытучы Дербышева (Лукоянова) Нина Николаевнага ярдәм итүегезне сорап мөрәҗәгать итәбез. Нина Николаевна 25 ел балаларга рус теле һәм әдәбияты укытты. Ул башта Борискино мәктәбендә эшләде, 20 ел инде Әхмәт балаларына белем бирә.
Җәй башында авыл халкы үз хуҗалыгында үстерү өчен иткә каз, үрдәк бәбкәләре, бройлер чебиләр, йомырка салучы тавыклар сатып ала башлый.
 
Талантсыз балалар юк, балага табигатьтән бирелгән сәләтне  вакытында күреп алырга, үстерә белергә генә кирәк, диләр. "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестивале бу җәһәттән балаларга зур мөмкинлекләр тудыра. Җыр-биюгә, нәфис сүзгә, сәнгатьнең бүтән төрләренә сәләте булган күпме малайлар-кызлар шушы фестиваль кысаларында сәхнәгә күтәрелде, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Үз өстендә эшләп, талантын тагын да үстереп бөтен республикага танылучылар да байтак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International