ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Үзәк һәм республика газеталарында "Быел Яңа елны элеккечә купшы бәйрәм итә алмабыздыр, рубль аска тәгәри, бәяләр үсә, икътисад кризиста. Билне кысыбрак буарга туры килә", дигәнрәк хәбәрләр күренә.  Сораштырулар да ил халкының  Яңа ел табынына һәм бүләкләргә азрак акча тотарга җыенуын күрсәткән. Ә сезнең бу мәсьәләдә фикерегез нинди?  Яңа елны кайда, кемнәр белән каршыларга җыенасыз?
Балалар иҗат йортында муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

14
декабрь, 2014 ел
якшәмбе

“Татарстан. Процветание и согласие” дигән яңа китапта Юхмачы пекарнясына аерым бит багышланган

Район мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйхетдинов күптән түгел Әфганстан Республикасында булып кайтты. Үзе генә түгел, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче, кайчандыр Әфганстанда бергәләп хезмәт иткән иптәшләре белән барды ул. Сәфәрне Татарстан Министрлар кабинеты каршында эшләүче Әфганстан Республикасындагы сугышчан хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказ регионы территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча координацияләү советы оештырды.

Район үзәгендә яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары ярты миллион сумга якынлаша


12
декабрь, 2014 ел
җомга
–Язмышка үпкәбез юк, Алла сакласын,–диләр алар. –Нишлисең, бездән авыррак хәлдәгеләр дә бар бит.
Үзләрен хәрәкәтсез калдырган, тормыштагы бик күп нәрсәләрдән мәхрүм иткән рәхимсез чирне Ходай тарафыннан җибәрелгән сынау дип кабул итә Надия белән Мәүлия. Күпме сөйләшеп утырып, алардан без ялгыш та бер зарлану, сыкрану сүзе ишетмәдек. Киресенчә, бу йорттан җан тынычлыгы, күңел җылысы алып чыктык.
Сез әле Яңа ел Чыршысын бизәдегезме? Бәлки, сезнең Чыршы иң матурыдыр? Фоторәсемен безгнең адреска җибәрегез (alkred1604@mail.ru)бергәләп бәялик. Җиңүченең рәсемен "Әлки хәбәрләре" газетасында күрерсез.
Хәлимә әби чуаш авылыннан бәтиләре белән кәҗә алган икән, тик кәҗә бик усал,  әбинең үзе белән дә "уртак тел" таба алмый икән, дигән хәбәр авылның түбән оч ягына бик тиз таралды. Әбекәй кәҗәләре янына кара итәк, карасу яулык бәйләп чыга булган, элеккеге хуҗабикәсе шулай киенгән бугай. Кәҗә, көн артыннан көн үтсә дә бер дә "юашланырга" уйламаган, мәктәпкә баручы укучылар да әби тыкрыгыннан йөрмичә, урам буйлап йөрергә мәҗбүр булганнар.
Бүген – Россия Конституциясе көне. Дәүләтебезнең хокукый нигезләрен билгеләгән, гражданнарның бурыч һәм хокукларын чагылдырган Төп Закон кабул ителгән көндә укучыларыбызга мондый сораулар бирдек: Ватаныбызның сәяси һәм иіътисадый куәтен үстерүгә үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? Россиянең Халыкара абруе какшамас һәм кыю булсын өчен нәрсә эшләргә тиешбез?
Урман-кырларда  төлкеләрнең күпләп үрчүе, алар арасында котыру чире таралып, авыру җанварларның  авылларга килүе, йорт хайваннарына, хәтта кешеләргә һөҗүм итүе район җитәкчелеген дә, әлкилеләрне дә борчый. "Әлки хәбәрләре" Алпар авылында булган хәл турында язып чыккач, бу мәсьәлә район санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында карап тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International