ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга
Район башкарма комитетының чираттагы утырышында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешенә зур игътибар бирелде.
Елның 11 аенда район юлларында 20 транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган, 21 кеше зыян күргән.

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Әлкидә яшәүче эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов авыл мәдәният йортына радиоаппаратура алып бирде.
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар ункөнлеге буенча төрле кичәләр, спорт ярышлары, концертлар үткәрелде һәм күрсәтелде.

Халкы каз үстерү белән актив шөгыльләнүче Каргада бу арада каз өмәләре үтә.

Биредә казны күпләп (50-200 баш) үрчетүчеләр аз түгел. Затлы кош итен кирәксенүчеләр дә җитәрлек – көн саен авылга 30-50 каз түшкәсе сорап мөрәҗәгать итәләр. Түшкәсен, эче-башы һәм мамыгын кушып исәпләгәндә һәр коштан хуҗалары 1,5 мең сум табыш ала.

Район мәктәпләрендә Коткаручы көненә багышланган ачык дәресләр үткәрелә.
8 декабрьдә Казанның  “Тимерхан” мәдәни үзәгендә хәрби хезмәтләр ветераннары һәм инвалидлары арасында спартакиада үткәрелде.
“Әлки урманчылыг учреждениесе” инспекторлары  чыршы-наратларны законсыз кисүдән саклау максатында  рейдлар үткәрә башладылар.
“Каенкай” социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Варенье” дип аталган Бөтенроссия балалар иҗаты фестивалендә катнашып, зур уңышларга ирешкәннәр.

17 декабрьдә муниципаль район советының 36 нчы утырышы була


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International