Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләве уртача 12 процентка арта. Ләкин артык борчылырга кирәкми. Чөнки социаль түләүләр белән акчаның шактый өлеше кире кайтачак.
Бу мәсьәләгә тулырак аңлатма бирү өчен без мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлгенә Билаловага мөрәҗәгать иттек.