ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Райондагы барлык 49 сайлау участогы да сайлаучыларны кабул итәргә әзер.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Хузангай урта мәктәбенең математика укытучысы Наталья Миндрюкова һәм Юхмачы урта мәктәбенең география укытучысы Әлфия Хәйбуллина муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә  хәвефсезлек дәресләре үткәрә.

Әлеге чара “Балалар хәвефсезлеге айлыгы” кысаларында уза. Укучыларга янгыннарны булдырмау өчен нишләргә, янгын чыга калса үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлаталар, “Янгын хәвефсезлеге” викторинасы үткәрәләр. Дәресләр кызыклы һәм үтемле формада оештырыла. Мәктәпләрдә шулай ук балаларны һәм хезмәткәрләрне бинадан ашыгыч эвакуацияләү чаралары уза.


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Каенкай” да тәрбияләнүче балаларның күбесе өчен үткән җәй күңелле вакыйгалары белән истәлекле булыр.
Бүген, 10 сентябрьдә, Әлки муниципаль районының Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды.
Югары Әлки авылында яшәүче биш бала анасы  Гөлнәфис Минһаҗева “Нечкәбил”  республика бәйгесенең ярымфиналында “Иң зур гаилә” номинациясендә җиңүче булды.
10 сентябрьдә коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар (әйтик, инвалидлар җәмгыяте, ветераннар оешмасы һ.б) өчен кызыклы бәйге игълан ителә.
Районда грипп авыруына каршы вакциналау башлана.
Ел башыннан бирле районда шәхси хуҗалыклардан 4711 тонна сөт сатылган.
Район территориаль сайлау комиссиясе өчен бик тынгысыз көннәр хәзер. Киләсе якшәмбедә – 14 сентябрьдә республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауга соңгы әзерлек эшләре бара. Биредә шулай ук нигезле сәбәпләр аркасында якшәмбе көнне сайлауда  катнаша алмаучылар өчен вакытыннан алда тавыш бирү дә оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International