Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Беренче сентябрьгә Яңа Алпарның Гөлсем һәм Рәфкать Яруллиннар йортыннан мәктәпкә 5 бала (!) киттеләр
Гаиләдә нибары бер-ике, иң күп дигәндә өч бала тәрбияләнгән хәзерге чорда бу искиткеч матур күренеш, билгеле. Чөнки бик күп авылларда аның башлангыч мәктәпләренә дә моның кадәр бала йөрми әле.
Никита Зиньковның чираттагы уңышы
Кукмарада каратэ-кекусинкай турнирында катнашып, Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Никита Зиньков икенче урынны алды.
30
август, 2014 ел
шимбә
Җиңел атлетика буенча мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз алты призлы урын яуладылар
Җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз алты призлы урын яуладылар.
Ирекле көрәш белән шөгыльләнүче яшьләребез Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады
1999-2000 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында үткән ярышларда Максим Иванов өченче урынны алды. Ә Вероника Хәйруллина, барлык көндәшләрен отып, Татарстан чемпионы булды. Ул сентябрьдә Татарстан җыелма командасы составында ПФО беренчелегендә чыгыш ясаячак. Максим белән Вероника икесе дә Иске Тахтала мәктәбе укучылары. Аларның тренеры Рәмис Вафин.
Ел башыннан бирле Әлки районында 23 янгын очрагы теркәлде
Утта 25 корылма зарарланды яисә янып юкка чыкты. Янгыннарның барысы да торак секторында булды. Иң аянычлысы – утта бер кешенең гомере өзелде. Янгыннарның бишесе ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. 11 очракта ут чыгуга электр җиһазларын һәм көнкүрештәге электр приборларын файдалану кагыйдәләренең бозылуы сәбәп булган. Шулай ук мич ягу кагыйдәләренең үтәлмәве, балаларның шырпы белән шаяруы, яшен сугу нәтиҗәсендә ялкын дөрләгән. Бер ут төртү очрагы теркәлгән. Янгыннарның узган елдагыдан күбрәк булуы да борчу уята.
Республика көне алдыннан район үзәгенең балалар иҗат йортында халык җыены булды.
Республика көне алдыннан район үзәгенең балалар иҗат йортында халык җыены булды. Аны “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе үткәрде. Бик күп кеше катнашында узган әлеге зур җыелышта әлкилеләр 44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев белән очраштылар, аңа сорау-тәкъдимнәрен, наказларын җиткерделәр
.
29
август, 2014 ел
җомга
Авылда сөт тапшыручы һәр кеше сөт җыючыга анализ өчен продукциясен бирергә тиеш
Авылда сөт тапшыручы һәр кеше айга бер тапкыр сөт җыючыга анализ өчен 15-20 миллилитр күләмендә продукциясен бирергә тиеш.
«Челтәр компаниясе» ААҖ электр объектларын зарарлаган өчен җаваплылык хакында кисәтә
Бу ел башыннан бирле Татарстанда электр челтәрләре объектларын саклау зоналарында төзелеш-монтаж һәм авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда кагыйдәләрне бозу һәм юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә һава һәм кабель линияләре терәкләрен зарарлауның 247 факты теркәлде. Шуларның 120 се төзелеш-монтаж эшләре аркасында, 98 е – юл-транспорт вакыйгалары, 29 ы башка сәбәпләр нәтиҗәсендә булды.
Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде
30 август – Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде.
28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Депутатлыкка кандидатларның керемнәре һәм мөлкәтләре
44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның керемнәре һәм мөлкәтләре турында мәгълүматлар
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз