Әлеге акция бөтен Россия күләмендә үткәрелә. Операциянең беренче этабында районыбызда күләмле эш башкарылды. Кыргый киндер үсүнең 7 очрагы ачыкланды. Әлеге үсентеләр тулысынча юк ителде. Наркотик үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнгән бер кешегә карата җинаять эше кузгатылды.
Әгәр сез үлән төрендәге наркотик матдәләрне законсыз саклау, сату яисә куллану фактлары хакында беләсез икән, 02 яисә 2-01-02 телефоннары буенча шылтыратып хәбәр итүегез сорала. Анонимлык гарантияләнә.
Иске Хурада авылында яшәүче Константин Миндрюков үз хуҗалыгында 24 баш сыер асрый.
“Сыер тоту, сөт сату авыл кешесе өчен өстәмә керем алуның иң ышанычлы чыганагы”,–ди Константин. Быел ул 43 тонна сөт сатып 650 мең сум акча эшләп алган.
22 август районыбызда вакыйгаларга бай булды. Карга һәм Иске Чаллы авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә ике яңа өй файдаланылуга тапшырылды. Моннан тыш, өч авылда спорт мәйданчыклары ачылды. Әлеге вакыйгалар уңаеннан әлкилеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина да килгән иде.