ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2014 ел
сишәмбе
Узган атнада районыбыздан зур делегация Болгарда әлеге музей-тыюлыкның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан үткәрелгән тантанада булды.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә купьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Н.Дәүли исемендәге гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Фәракшина һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәсәнова республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Әлеге бүләкләр укытучыларның август киңәшмәсе пленар утырышында тапшырылды.

23 августта кичке сәгать 11 тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-ат шылтыратып, полиция бинасына шартлаткыч куелуын хәбәр итә.


25
август, 2014 ел
дүшәмбе
Районда быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәүнең 90 очрагы ачыкланган.
Әлки районында бүген 24 гаилә фермасы эшләп килә.
Оператив мәгъдүматлардан күренгәнчә, район басуларында 28758 гектарда уңыш җыеп алынды.

22
август, 2014 ел
җомга

2013 ел өчен милек салымнары (җир, мөлкәт, транспорт) быелның 5 ноябреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Салым службасы әлкилеләргә шул хакта искәртә.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк Әлки” филиалы комбайнчысы Азат Әхмәтов бүген район комбайнчылары арасындагы ярышта лидер.
Әсхәт Минзыятдин улы Сәгъдиев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазыйфасыннан үз теләге белән китте.
11 август иртәсе безнең өчен бик аянычлы башланды. Җиде яшьлек оныгымны, җәяүлеләр кичүен чыгып җиткәндә, туктап торган машина артыннан очып чыгып  "Лада Приора" автомобиле бәрдерде. Ходайга шөкер, фәрештәләр канат җәйгәндер инде, оныгым исән-сау калды. Билгеле, бернәрсә дә эзсез генә узмый, бәрелү-җәрәхәтләнүләр булды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International