ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Авыл зур булмаса да, биредә яшьләр аз түгел, әле мәктәпкә кермәгән балалар да шактый – бүген бакчага 13 бала йөри. Бакча хезмәткәрләре дә, ата-аналар да депутатның бүләгенә сөенеп, аңа рәхмәтләрен ишеттерергә телиләр.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Имештер, элек кешеләр җиргә язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар, шуңа каргалар килүгә бәйрәм ясый булганнар.
Хәзер зур юлларда бер күчәрле транспортка 6 тонна, ике күчәрлегә 5, өч күчәрлегә 4 тоннадан артмаган йөк белән генә йөрергә рөхсәт ителә. Үткән еллардан аермалы буларак, быел яикләүләр тормыш өчен мөһим булган кайбер йөкләр ташучы транспорт чараларына да кагылачак.
16 апрельдән “Язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү” айлыгы башлана. Ул 23 майга чаклы дәвам итәчәк.
Районда бүген иң күбе нинди объектлар төзелә дисәң, фельдшер-акушерлык пунктларыдыр, мөгаен. Елның-елында әле теге, әле бу авылда яңа медпункт биналары күтәрелә, күп ФАПларда ремонт эшләре башкарыла. Инде төзүчеләр кулы тимәгән бер генә фельдшерлык пункты да калмый бугай. Район үзәк хастаханәсе баш табибының урынбасары Наталья Петухова белән әңгәмәбез әнә шул хакта.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе быел 7,8 июнь көннәрендә - республика районнарында, 12 июньдә– Чаллыда һәм 21 июньдә Казанда узачак. «Каравон» бәйрәме исә 25 май көнне Лаеш районының Никольское бистәсендә үткәреләчәк.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бер төркем малайлар һәм кызларны район туган якны өйрәнү музеена алып бардылар һәм космонавтика залын күрсәттеләр.
18 апрельдә Балалар иҗаты йортында муниципаль район советының 31 нче утырышы булачак.

Утырышка вәкаләтле орган депутатлары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җәмәгатьчелек, руханилар һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.
Яз бер башланып киттеме, үткәнен сизми дә каласың. Әле генә урамнарда калын кар ята иде, инде ул эреп тә беткән, кай арада җәяүле сукмаклары да төшеп өлгергән. Күңелле, рәхәт, кыш буе ялкауланган тән-әгъзалар эш сорый.
Районыбызга республика судьялары җыелды. Бу көнне “Алинә” спорт залында республика судлары һәм суд берлеге командалары арасында волейбол буенча дүртенче турнирның финал уеннары булды. Бәйгедә 12 команда көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International