ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Анда район башлыгы Александр Никошин һәм ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты

Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәләрнең берсендә сүз авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую турында барды. Президент республика хуҗалыкларында чит илләрдә җитештерелгән кыйммәтле агрегатлар, машиналар файдаланылуын билгеләп үтте. Әмма аларны эштән бушагач тиешенчә саклауга игътибар бар җирдә дә җитеп бетми әле, диде ул.

Күпчелек авылларда клуб бердәнбер мәдәният учагы булып тора. Шул ук вакытта мәдәният учреждениесенең уңышлы эшләве җирлек җитәкчелеге, мәктәп, ә элеккеге елларда тагын әле колхоз я совхоз белән ничек хезмәттәшлек итүгә бәйле. Нәкъ менә шундый хезмәттәшлек Карамалы авылында булган һәм бар. Шуңа да биредә яшәүчеләрнең тормышы кызыклырак, яктырак. Бүген без укучыларыбызга авыл мәдәният йорты мөдире Рамил Хәсәншин турында сөйлибез.

РФ Саклану министры боерыгы белән Дәүләт гражданлык хезмәтен бик яхшы һәм нәтиҗәле итеп башкарганы, үзенә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәгәне, озак еллар макталып эшләп килгәне өчен Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариаты хезмәткәре Марат Булат улы Шакиров Саклану министрлыгының “Намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

21 сентябрь-БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан оештырылган халыкара тынычлык көне. Бу бәйрәм уңаеннан 11 сыйныф укучысы Мусина Адилә 5"б"сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрде.

Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында Базарлы Матак урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрелде.

“Базарлы Матак урта гомумибелем бирү мәктәбе” МБББУнең "4"нче сыйныфында "Юл хәрәкәте иминлеге дәресе" атналыгы кысаларында сыйныф сәгате узды.

23 сентябрь көнне, “Каргалы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУндә Халыкара ишәрә телләре көненә багышланган видео-дәрес үткәрелде

Сөйләшүләр барышында Росреестр башлыгы президентка Бердәм мәгълүмати ресурсның тест контурын тәкъдим итте. Әлеге эксперимент РФ Хөкүмәте карары белән 2021 елда дүрт пилот регионда башкарыла, шул исәптән Татарстанда да.


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1 нче сентябрьдән Татарстанда «Пушкин картасы» яшьләр программасы эшли башлады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International