ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  чыгыш  ясаганда, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,   элиталы  орлыклар  чәчелгән мәйданнарда   бөртекле  һәм кузаклы  культуралар уңышы  гомуми репродукцияле орлыклар  чәчелгән кырлардагы  уңыштан  күпкә  югарырак була,  дип билгеләп  үткән  иде.     Репродукциягә  бәйле  рәвештә  уңдырышлылыктагы  аерма    «бер  үк  технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип  төгәлләштерде министр.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:  2019 елның 12 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе «Федераль дәүләт бюджет учреждение»се мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кичтә 2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан көтелә

Шәхси хуҗалыклардан әзерләнгән сөткә сатып алу бәяләре артты.

Каләм белән язылганны балта белән дә юынып алып булмый, дигән борынгы бабаларыбыз. Бу сүзләрнең хаклыгын кешелекнең күп гасырлы тарихы дәлилли-исбатлый килә. Язылганнар, китап битләренә уелганнар югалмый, үткәннәрне искә төшереп, хата-ялгышлардан кисәтә, ә бүгенге көн хакыйкатен киләчәккә җиткерә. Шуңа да китап кадерле, шуңа да аны бернинди заманча мәгълүмат чаралары алыштыра алмый.

2020 елның 1 гыйнварыннан "балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында" Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә (2017 елның 28 декабрендәге 418 – ФЗ номерлы федераль закон).

Беренче бала тууга (уллыкка) бәйле рәвештә ай саен бирелә торган түләүләрне гаиләләр ала алачак:

әгәр гаиләнең җан башына уртача керем күләме Татарстанда билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмаса-20 170 сум (элек ул 1,5 тапкыр зурлыктан артмаска тиеш иде). Пособие түләү балага өч яшь тулганчы башкарылачак. Киләсе елда түләү күләме 9373 сум тәшкил итәчәк.

7 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге мәһабәт концертлар залында Әлки якташлык җәмгыяте очрашуы булды. Чаллылылардан тыш, биредә Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Казан шәһәрләреннән дә якташлар катнашты. Ә иң мәртәбәлесе район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге Әлки делегациясе булды.

7 декабрь көнне Иске Әнҗерә, Иске Матак һәм Чуаш Шәпкәсе авыл китапханәләре Яшьләр белән "Коррупциягә ЮК дип әйтик!" хокукый дәресләре уздырды. "Коррупция" төшенчәсен карадылар, аның нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, әдәби әсәрләрдә бу күренешкә мисаллар китерделәр. Аның белән һичшиксез көрәшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

2019 нчы елның 6 нчы декабрендә Югары Әлморза авыл китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният йорты белән берлектә авыл халкы өчен "Коррупциягә ЮК"дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында коррупция төшенчәсе һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнде.  Барлык катнашучыларга да «коррупция» төшенчәсе, коррупция нәтиҗәләре нинди була һәм коррупция фактлары ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлаешлы итеп язылган буклетлар таратылды

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  11 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International