ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары (сыйныф җитәкчеләре Ләлә Гаязова һәм Фәүзия Гарипова) Юхмачыдагы өлкәннәр интернат-йортына барып концерт куйганнар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотога һәм видеога төшерү системалары эшчәнлеге нәтиҗәләреннән чыгып административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча кабул ителгән карарларның күчермәсен алу өчен хәзер бик ансат һәм уңайлы мөмкинлек бар: аларны интернет челтәре ярдәмендә электрон почта тартмасына соратып алу.

Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Нурлат һәм Аксубай  районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов хәбәр итә.

Быелның 11 аенда халыктан 7300 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылган.

Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре Базарлы Матакта контрафактлы спиртлы эчемлек алып баручы автомашина йөртүчесен тоткарлаганнар.

Капиталь ремонттан соң  өр-яңа төс алган “Каенкай” балалар бакчасы да балалар шау-шуыннан гөр килеп тора хәзер.

Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация балаларны, аларның әти-әниләрен,  хезмәт коллективын яңартылган бакча бинасының өй туе белән котларга килделәр.

Көзнең соңгы көне районыбызда сөенечле вакыйгаларга бай булды. 30 ноябрьдә Базарлы Матакта ятимнәр өчен дәүләт программасы нигезендә төзелгән биш йорт файдалануга тапшырылды. 

Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре газ җиһазларының төзеклеген тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар үткәрделәр.

Бу атнада районыбызның үзешчән коллективлары үзенә күрә имтихан тоттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International