ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

1 март көнне Түбән Колчурино авыл клубында «Без язгы Кәефне ясыйбыз»дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар буяу, фломастерлар, төсле карандашлар ярдәмендә бик матур рәсемнәр ясадылар. Балалар үз эшләрендә яз һәм табигатькә мөнәсәбәтен чагылдырдылар.

2019 елның 15 мартында, 1983 елдан башлап, Берләшкән Милләтләр оешмасы химаясендә ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә.

Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Trusted Smart Products» – цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар девизы астында билгеләп үтелә. Смарт-җайланмаларга* смартфоннар;  фитнес-трекерлар; тавыш ярдәмчеләре; «акыллы» телевизорлар; сәгатьләр һәм башкалар керә.

28 февраль көнне Түбән Әлки авыл җирлеге үзешчәннәре "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Үргәгар авыл мәдәният йортында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. "Тургай"фольклор ансамбле чыгышы тамашачыларга аеруча ошады.


2
март, 2019 ел
шимбә

2019 елның 1 мартында Иске Матак һәм Төгәлбай авылларында халкының шәхси эшмәкәрләр, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшсез гражданнар белән очрашулар узды. Очрашулар әңгәмә форматында уза, халыкка гамәлдәге программалар, бизнеска ярдәм итү чаралары аңлатыла. Алга таба бергәләп хәл итү өчен халык тарафыннан проблемалы мәсьәләләр әйтелде.

Билгеле булганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штраф бу хакта карар үз көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Бу эшне вакытында башкармаучыларга карата закон тарафыннан катгый чаралар каралган. Штрафны вакытында түләмәү ике тапкыр, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр арест салуга, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.

Казанда киокусинкай каратэ буенча шәһәр ачык чемпионаты узды, анда безнең районнан дүрт спортчы катнашты.

Яктылык кайтаручы элементлар җәяүлеләр, бигрәк тә балалар иминлеген тәэмин итүдә бәяләп бетергесез роль уйный. Алар тәүлекнең караңгы вакытында юл буйлап баручы җәяүлене күрергә мөмкинлек бирә. Алар киемгә яки җәяүленең сумкасына беркетелә.

Район террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышында 8 Март һәм кыш озату бәйрәме вакытында куркынычсызлык мәсьәләләре каралды.

Язның беренче көне Иске Тахтала авылында яшәүче Калсановлар һәм Кошки авылында Павловлар гаиләсе өчен зур бәйрәм.

Иске Салман авыл җирлеге үзешчәннәре "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Иске Матак авылы тамашачылары алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International