Янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Инсапов Радис әйтүенчә, 2018 елның 22 ноябреннән 22 декабренә кадәр Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының бөтен территориясендә, шул исәптән Әлки районында да «Куркынычсызлык ае» акциясе уздырылды, әлеге акция кысаларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре социаль куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләрнең яшәү урыннарына бардылар. Тикшерү барышында әлеге категория гражданнар белән янгынга каршы инструктажлар үткәрелде һәм түләүсез нигездә автоном янгын белдерүчеләре куелды.
Билгеле булганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
2019 елның 18 гыйнварында МБУК Лисенков исемендәге “Туган як тарихын ту өйрәнү музее"енда Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Катюшин авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Филиппов Гордей Ивановичның 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция булып узды.
18 декабрь көнне ТР Әлки районы Чуаш Борнае урта мәктәбенең "Яшъармия" хәрәкәте активистлары “6 рота 104 парашют-десант полкы 76 гвардия Һава-десант дивизиясенең батырлыгы турында" дигән чара үткәрделәр
Күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең иминлеге мәсьәләләре буенча "кайнар линия” 22 гыйнварда бөтен республика буенча 8дән 12 сәгатькә кадәр булачак.
Аны үткәрү вакытында Татарстан халкы алыш-биремнәрне саклап калырга ярдәм итә торган хокукый механизмнарны белә алачаклар; күчемсез милек сатып алыр алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә, нинди документлар тикшерергә һ.ш.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчү бүлеге башлыгы Галина Гончарова җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган. (Гражданнар мөрәҗәгате – Кайнар линияләр).
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!
Базарлы Матак урта мәктәбендә хоккей буенча турнир уза. 7 сыйныф укучылары арасында - 7Б, сигезенчеләр арасында 8А сыйныфы җиңүче булды. Бүген 19 гыйнварда 6 сыйныф укучылары арасында турнир узачак.
Борискино урта мәктәбенең "Яшьармиячеләр" отряды көчле кар явудан соң "Кар"операциясен үткәрделәр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл чистартылды.
Агымдагы атнада Татарстанга Әстерхан өлкәсе делегациясе килде, аны Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы — Әстерхан өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Алексей Галкин җитәкли.
Бүген Алинә УСЗ базасында 2005-2007 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында "Кызыл Шәрык - Агро"ААҖ призларына билбау көрәше буенча республика турниры уза. Турнирда республиканың 14 районыннан командалар, барлыгы 173 катнашучы катнаша.
Кошки авыл җирлегендә яшәүче Касеева Татьяна Михайловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.