ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

13 октябрь көнне Югары Әлморза авыл мәдәният йортында 80нче еллар дискотекасы узды.  Күңелле конкурслар һәм призлар кәефне күтәрде, ә "Сүзсез” уенында һәр җырны барысы да диярлек беренче аккордлардан ук таныдылар.

Салман, Алпар һәм Иске Чаллы авыл мәдәният йортларында авыл халкы өчен өстәл уеннары узды. Өстәл уеннары уйнау өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә файдалы. Барлык катнашучылар да уен белән мавыктырыч булды.

16 октябрьгә барлыгы 32415 га (90%) , шул исәптән көзге бодай-16251 га (100 %), борчак-1744 га (100%), көзге арыш-714 га (100 %), арпа-5924 га (100 %), солы-2454 га (100 %), тритикале-237 га (100 %), язгы бодай-555 га (100 %), арыш-277 га (100 %), чечевица-146 га(100%), карабодай-2284 га (100%), бөртек өчен кукуруз 1829 га (33 %) урылган. Барысы 90816 тонна суктырылган, уртача уңыш 1 гектардан 28 цн.

Көнбагышның 6909 га (58%) урылган, 12371 тонна суктырылган. Туфракны төп эшкәртү 44,4 мең га (74 %). 38 агрегат эшли.

97571 тонна сенаж, 120315 тонна силос, 6009 тонна печән әзерләнде,56907 тонна а/б, яки 1 шартлы баш терлеккә 22,1 цн а/б. 19633 тн.салам әзерләнде.

Татарстан Республикасының дәүләт инспекторлары тарафыннан ел башыннан бирле 6 700 тикшерү чарасы үткәрелде. Җир законнарын бозуның алты меңнән артык очрагы ачыкланган.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Шәхси секторда асралучы сыерларга карата кулланучы көзге ветеринария-кисәтү чаралары төгәлләнеп килә. Белгечләр 2300 баштан артык терлекне тикшергәннәр инде

Начар метеорологик күренешләр:

16 октябрьдә кич белән,17 октябрьдә төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән начар яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил төньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +3..+6º,

көндез максималь һава температурасы +10..+13 .º

13 октябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә үткән ярминкәдә әлкилеләрнең сәүдә чатырлары яныннан халык өзелмәде.

Бары берничә кеше генә күп функцияле үзәк аша гариза биргән. Дәүләт хезмәтләрен электрон төстә алучы гражданнарның санын арттыру максатында, район эчке эшләр бүлекчәсе хөкем ителү-ителмәү хакындагы белешмәне алу өчен районның күп функцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әлеге үзәкнең адресы: ТР, Әлки районы, Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 63. Андый белешмәне Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (www.gosuslugi.rt)  аша алу да уңайлы.

Базарлы Матак урта мәктәбенең 20 укучысы Санкт-Петербургка сәяхәткә китте.

27 октябрьдә район үзәк хастаханәсендә “Ачык ишекләр – үпкә чирләрен кисәтү” көне үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International