ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2018 ел
шимбә

Бәйрәм хөрмәтенә Базарлы Матак район хастаханәсенең утырышлар залында тантаналы җыелыш булды.

17 июньдә Габишево бистәсендә узган Сабан туенда Иске Камка егете Илнар Сафин милли көрәштә баш батыр калган.

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш дәвам итә.

“Трактор-прицеп” операциясе кысаларында Гостехнадзор һәм ЮХИДИ инспекторлары Борискино авылында профилактика рейды үткәргәннәр.


22
июнь, 2018 ел
җомга

22 июнь – Хәтер һәм матәм көне алдыннан Базарлы Матк үзәгендәге Азат итүче һәйкәл янында “Хәтер шәме кабыз” дигән митинг үткәрелде.

Туган як тарихын өйрәнүче якташыбыз Мансур Ганиевкә “Әлки районының мактаулы гражданы”  исеме бирелде.

Россия көне уңаеннан Самара өлкәсендә үткән ат узышларында эшмәкәр Марат Гобәйдуллинның Кавалер исемле  чабышкысы беренче килгән.

Яңа Үргәгар авылы районның иң төзек һәм күркәм торак пункты дип табылды.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

​​​​​​​23 июньдә, шимбә көнне, Базарлы Матактагы православие зиратында өмә үткәрелә.

 

Өмә сәгать 9 да башлана. Ир-атларның моторлы чапкыч, чалгылар белән, хатын-кызларның тырмалар белән килүе сорала.

Максуд ЮЛДАШЕВ, популяр татар җырчысы:

– Район Сабан туе ел­дан-ел ямьлерәк үтә, халыкка ял итәр өчен күбрәк мөмкинлекләр, уңайлыклар тудырыла. Минем нәсел тамырла­рым шушы төбәктә. Ба­лачыгым да биредә узды. Малай вакытта Сабан ту­енда йөрүләрем гел истә. Әлкигә һәрчак дулкынла­нып һәм шатланып кай­там. Сабан туенда җырлап, якташларымның күңелен ачу – минем өчен мәртәбә. Ә күпме дуслар, сыйныфташлар белән очраштым! Абыем гаиләсе белән биредә яши бит, бәйрәмнән соң бергәләп табигатькә чыктык, рәхәтләнеп ара­лаштык, шашлыклар пешердек. Бер сүз белән әйткәндә, Әлки Сабан туе минем өчен истәлекле һәм онытылмас бәйрәм булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International