ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Сабан туеның иң зур игътибарны җәлеп итә торган, аеруча мавык­тыргыч һәм кызыклы бәйгесе – очындагы читлеккә әтәч урнаштырылган галәмәт озын колгага менү.

16 июньдә “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы ямьле үзәнлектә район Сабан туе мәйданы меңләгән әлкилеләрне һәм кунакларны үзенә җыйды.

 Әсхәт ХИСМӘТОВ, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

 

–Мине район Сабан ту­ена кунак итеп чакырды­лар, бик рәхмәт. Бәйрәмнең күңеллелегенә, матурлыгы­на, оста итеп оештыры­луына чын ихластан шат­ланып, горурланып йөрим. Бик күп район һәм шәһәр Сабантуйларында булыр­га туры килде. Әмма берсе дә үзебезнең Әлкинекенә җитми инде! Бездә халык аерым бер кунакчыл, киң күңелле бит. Күпме таныш­ларымны, авылдашларны, классташларны очрат­тым. Сабан туеннан бик күп матур тәэсирләр алып китәм – алар ел буе күңелне җылытып, рухланды­рып торыр инде.

23 июньдә Кече Чирмешән елгасы буенда Алпарда авыл көне була.

 

Оештыручылар әлкилеләрне әлеге бәйрәмдә катнашырга чакыра. Районыбыз эшмәкәрләре дә мул товарлары белән Сабан туена рәхим итсеннәр иде.

Бәйрәм 14 сәгатьтә башлана.

 Татар көрәше – Сабан туеның төп бәйгесе.

  Баш батыр ачыкланганчы бәйрәмнән кеше таралмый. Бу юлы да киеренке алышта чын батыр мәгълүм булып, ул галәмәт зур тәкәне сыртына салып мәйдан әйләнгәндә сәгать дүрт тулган иде инде.

Быелгы район Сабан туе батыры – Базарлы Матак егете Альберт Закиров. Балачактан көрәшеп үсеп чыныккан Альберт 2016 елда инде Сабан туе батыры булып калган иде. Быел да көч-егәр буенча аңа тиңнәр табылмады.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

​​​​​​​Быелгы Сабантуйда атлар ярышын күңел булганча күзәтергә мөмкин иде

​​​​​​​“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда яңа сезон күп күңелле яңалыклар белән башланды


16
июнь, 2018 ел
шимбә

Район башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне һәм кунакларны татар халкының милли бәйрәме белән тәбрик итте.


11
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Әлки районында элекке хәрбиләр Чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

Икенче Бөтендөнья сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның язмышларын ачыклау дәвам итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International