ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

15 мартта 9.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Гостехнадзор Идарәсе начальнигы – Гостехнадзорның баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов халыкны кабул итәчәк.

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узучы “Ел хатын кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында  Әлки районы делегациясе составында Татар Мулла авылында яшәүче Гөлфирә Әсәдуллина да катнаша. Гөлфирә бәйгенең “Хатын-кыз – ана” номинациясендә зонада беренче урынны алган  иде. Үзенең алты баласы өстенә ул яшьли гомерләре өзелгән ике туганының ятим балаларын – биш сабыйны да тәрбиягә алды. Аларга ана назын, гаилә җылысын биреп, ире Рәфис белән бергә үз балаларыдай кадерләп үстерәләр.

1 февральдән республика мәктәпләрендә “Без бергә” (Мы вместе) Зур гаилә Уеннары старт алды.

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре съезды делегатлары 2 мартта к тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр булдыру йөзеннән Әлки районында булып киттеләр.

Иң лаеклы, уңган-булган гүзәл затларыбыз бүген Казанда “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашалар.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Базарлы Матакта яшәүче Шәһит Гатауллинның (Шәһит Алпар псевдонимы астында иҗат итә) “Акча акчага тартыла” исемле күләмле романы яңа гына китап булып басылып чыкты.

VII Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында катнашучылар 2 мартта районыбызга киләчәк.

22 февральдә район мәдәният йортында “Балкыш-Сияние” республика үзешчән сәнгать фестиваленең район сайлап алу туры булды.

Әлки районының Базарлы Матак авылында “Ләйсән” суда йөзү бассейнында тәүге тапкыр яшүсмерләр арасында су полосы буенча район беренчелегенә ачык турнир үткәрелде.Анда безнең “Татарочка” командасы чемпион калды.


24
февраль, 2018 ел
шимбә

24 февральдә район үзәгендә ярминкә һәм кыш озату бәйрәме булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International