Бу көннәрдә районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин булып, халыкны кабул итте. Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин, Хәйруллин Хәйрия фондының башкаручы директоры Ирина Волостнова катнаштылар.
Халыкта инә дә бүләк, дөя дә бүләк дигән әйтем булса да, төрле ярыш-бәйгеләрдә җиңгәннәргә саллы бүләк бирсәләр күңеллерәк, билгеле. Быелгы Сабантуйның ат ярышларында катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырачаклар.
Рәсми хатлар белән эшләүдә төгәллек җитеп бетми. Төрле органнарга килеп ирешкән һәр хатның, гариза яисә мөрәҗәгатьнең тикшереп хәл итү һәм аңа җавап бирү вакыты бар. Бу таләпләрне бозучыларга карата административ чаралар да күрелергә мөмкин.
Базарлы Матакның Ленин урамындагы ике катлы йортка быел республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды, 28 июньдә аны куллануга тапшырдылар.
Карга мәктәбенең газ казаннарын алыштыруга керештеләр.
Алдагы еллар мисалы күрсәткәнчә, Сабантуйга күпчелек халык үз машинасы белән бара.
Хуҗалыкларда яфрак азык һәм витаминлы үлән хәзерләүгә керештеләр.
“Яшь имәннәр” балаларны савыктыру лагерында беренче смена тәмамланып килгән көннәрнең берсендә шунда ял итүче малайлар-кызлар янында кунакта булып кайттык. Һава торышы көненә бишкә төрләнсә дә, балаларның кәефләре әйбәт икән, урман кочагында рәхәтләнеп күңел ачалар, үләннәр исе белән хушланган саф һава сулап, сәламәтлекләрен ныгыталар.
Социаль приютларда тәрбияләнүче балаларга җәмгыятьтә үз урынын табарга, булган сәләтләрен үстерергә ярдәм итәргә тиешле “Бергәләп булдырабыз” проекты “Каенкай”да сыену тапкан малайлар һәм кызлар өчен ишекләрне ачты.
Апрельдән алып балалар иҗаты йортында эшләүче түгәрәкләрдә 72 дәрес алдылар, рәсем сәнгате, агач эшкәртү, компьютер осталыгы нигезләренә төшенделәр.