Һәр йортка диярлек транспорт, җир, милек өчен салым түләү квитанцияләре килде.
13 октябрьдән 23 енә кадәр газета-журналларга язылу декадасы мөмкинлекләреннән район халкы нәтиҗәле файдаланган.
Район басуларында үстерелгән уңышны җыеп алу төгәлләнеп килә. Димәк, хәзер бөртек суктыруда, терлек азыгы хәзерләүдә файдаланылган техниканы әйбәтләп кышкы саклауга куяр вакыт.
Иске һәм Яңа Үргәгар халкы бергә җыелып, яңа авыл зиратына төрле кирәк-яракларын саклау өчен бина төзеткәннәр.
Халыктан җыелган үзара салым һәм аңа Татарстан хөкүмәте тарафыннан өстәлеп килгән акчалардан файдаланып, Иске Әнҗерәнең Тынычлык урамындагы су башнясының тирә-ягын тотып алганнар.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2012 елдан эшли. Билгеле, баштарак аңа ышаныч әллә ни зур түгел иде. Әмма татартсанлыларның һәр мөрәҗәгате кабул ителеп, тиешле чаралар күрелгәнлектән, “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта бара. Шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә үзләрен борчыган проблемаларны республика җитәкчелеге колагына интернет аша ешрак җибәрә башладылар.
Авылларыбыз тарихы һәм күренекле якташларыбыз турындагы иң мөһим мәгълүматларны туплап район энциклопедиясе чыгару күздә тотыла.
Үргәгар авылында яшәүче Гаваз Закиров “Балкыш” республика бәйгесенең зона туры җиңүчесе булды.
Район башкарма комитеты белгечләре Иске Алпар, Карга һәм Үргәгар авылларына барып, анда яшәүчеләргә электрон хезмәтләрдән файдалану турында видеомәгълүмат күрсәттеләр.
24 октябрьдә коррупциягә каршы тору эшләрен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды.