24 октябрьдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең XXIV конференциясе булды. Аның эше белән партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.
Бу атнада мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге тәмамлана.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике малай, бер кыз дөньяга килгән.
Аларның икесе – гаиләдә өченче, берсе икенче бала.
Россия хөкүмәтендә ана капиталы индексациясен 2020 елга кадәр “туңдыру”мөмкинлеге турында закон проекты әзерләнә.
Киләсе елның беренче яртысына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе дәвам итә.
Районыбыздагы 459 кеше бүген чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм.
Күптән түгел Педр Хузангай исемендәге музейда Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Илгизәр Зарипов булып киткән.
Соңгы вакытта базарда халыкта “кытай балы” дип йөртелүче ясалма баллар күренә башлады. Татарстан умартачылары моңа каршы чыкса да, кызганычка каршы, төрле ис, тәм, төс кертүче матдәләр кушылган бу сыекчаларны сатудан туктамыйлар.
Түбән Әлки авылы эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов Базарлы Матакта төзелеп бетеп килүче мәдрәсәне газлаштыруга 25 мең акча бирде.
Үзләренең турыдан-туры вазыйфаларын үтәүдән тыш, бюджет оешмалары өстәмә акча эшләп алу өчен бюджеттан тыш эшчәнлек белән дә шөгыльләнәләр. Аларга ел саен керемнәре буенча план да җиткерелә. Узган атнада булып үткән район башкарма комитеты утырышында шушы планның үтәлешен карадылар.