2017 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 6,1 процентка үсәчәк
Район укытучылары командасы үткән шимбәдә педагогика хезмәткәрләренең республика спартакиадасында катнашты.
Казанда үткән троеборье буенча республика беренчелегендә катнашып, Газинур Фәттахов 50-59 яшьлек ветеран спортчылар арасында өченче урынны алып кайтты.
Октябрьнең соңгы декадасы башланса да, район кырларында эш әле дәвам итә. Бөртеккә чәчелгән кукуруз 10 меңнән артыграк мәйдан били быел, аның 7669 гектарыннан уңыш җыеп алынды. Суктырылган кукуруз 23350 тонна тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкыр диярлек артык.
Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләре буенча бөтенроссия олимпиадасында безнең районнан 10 укучы катнашты.
Бәйгеләрдә укытучылар да осталыкларын күрсәтә: Әхмәт мәктәбеннән Гөлшат Зәйнуллина “Белем җәүһәрләре – 2016” VII Бөтендөнья конкурсында җиңү яулады. Аның интернет-проекты номинациядә иң яхшысы дип табылды.
Район кино учреждениесенә ХII Казан Мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән, анда күрсәтелгән фильмнар яздырылган кассеталар кайткан.
Кичә көзге чакырылыш буенча беренче төркем егетләребезне Россия Кораллы Көчләренә хезмәткә озаттык. Армия сафларына Иске Салман, Карга, Түбән Әлки һәм Базарлы Матактан алты яшь кеше китте.
22-23 октябрь көннәрендә Әхмәт авылы зиратында өмә үткәрелә.
Яңа туган бәбиләр хисабына үткән атнада район халкы ике кешегә артты.
Үзәк хастаханәнең бәби тудыру бүлегендә ике кыз дөньяга килгән.