ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татар теле буенча  халыкара олимпиадада катнашып, районыбыз укучылары  алдынгы урыннар яуладылар.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Җирләр кипшенү белән Әхмәт авылы мәчетенә йөрүчеләр өмә үткәрделәр.


22
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан кабул ителгән программада катнашу өчен крестьян хуҗалыкларын сайлап ала.

“Строитель и К”оешмасы төзүчеләре Яңа Алпар авылында модульле ветеринария пунктын бастырып киләләр.

Районда конфессияара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен куйган хезмәтләре, җәмәгать эшләрендә актив катнашканнары өчен район имам-мөхтәсибе Исламетдин Шәйхетдинов һәм Изге Троица храмы настоятеле Андрей Зиньков район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганнары өчен муниципаль район советының бухгалтер хисабы һәм отчет бирү бүлеге начальнигы Рәисә Габдуллина, муниципаль район советының гомуми бүлеге баш белгече Ксения Белова Татарстан Респуәликасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы приказы нигезендә районыбызның өч яшь спортчысына “Спорт мастерлыгына кандидат” разряды бирелде.

Укучылар спартакиадасы кысаларында район үзәгендә узган җиңел атлетика кроссын аны оештыручылар совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 71 ел тулуга багышладылар.

“Мәрхәмәтле Татарстан” шулай дип аталган проект Татарстанда инде икенче ел үткәрелә. Район оешмалары һәм учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективлары катнашында “Яхшылык эшлә” дигән конкурс әле тәмамланып та өлгермәде. Һәм менә үтеп баручы бу атнаны “Язгы мәрхәмәтлелек” атнасы дип атадылар.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

16 апрельдә Чуаш Кичүе мәктәбендә гомере буе физкультура укыткан Наил Мөбәракшин истәлегенә традицион волейбол ярышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International