ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бу атнаның шимбәсендә, 13 июньдә, район Сабан туе була.

Хөрмәтле  татарстанлылар!

Хөрмәтле дуслар!

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында район үзәк китапханәсендә үсмерләр өчен видеофильм күрсәтелде, әңгәмә үткәрелде.
“Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге аз керемле, мохтаҗ гаиләләргә кием-салым һәм бүтән кирәк-яраклар белән булыша.

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
27 июньдә Югары Әлкидә “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме үткәрергә җыеналар.
14 июньдә Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” була.

 8 июньдә социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин аларга  котлау юллады.

Сабантуй җирендә сәүдә урыннарын бүлү 11 июньдә 15 сәгатьтә була. Барлык мәсьәләләр шунда хәл ителәчәк.

8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Эшмәкәр Гөлсинә Дәүлиева приютта тәрбияләнүче балаларны  шәхси кафесына чакырып кунак итте.
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International