ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин һәм аның улы Алмаз  башкаруындагы татар халык җырларыннан төзелгән яңа альбом чыкты.
1 июльдән пособиеләр түләү рәвешенә үзгәрешләр кертелә. Эш бирүче банкротлыкка чыккан яисә хезмәт хакын вакытында түли алмаган очракта да пособиеләр тиешле срокта күчерелеп барачак.
Революциягә кадәр безнең якларда яшәүче татарлар 37 авылдагы 54 мәчеткә йөреп белем алган. Рус хәрефләре белән яза белмәсәләр дә, күпчелек гарәп алфавитын белгән. Мәдрәсәләрдә укучылар инде тирән дини белемгә ия булган. Шулай ук дөньяви фәннәрне өйрәнгән. Мәдрәсә бетерүчеләр белемле мулла булып халыкка хезмәт иткәннәр.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә православныйлар чиркәүләргә җыелып Христосның үлеп терелү көненә багышлап гыйбадәт кылдылар. Базарлы Матактагы Изге Троица храмында гыйбадәтне протоиерей Андрей Зиньков җитәкләде.
 
"Әни, син ник борчак төшкән ак кофтаңны кимисең?" дип сорыйм әнидән. "Ул бит хорга кия торган, концерт киемем минем",–дип аңлата әни.
Минем гаилә тарихында да Бөек Ватан сугышы үзенең тирән яралы авыр эзен калдырган. 
10-12 апрель көннәрендә Аксубайда кече шәһәрләр һәм авыл командалары (сельские районы) арасында мини-футбол буенча республика чемпионаты узды.
Әлки “Мелиорация” “ПМК” җәмгыятендә сезонлы эшләрдә кулланылачак техниканы ремонтлау дәвам итә.
“Каенкай” приютында тернәкләнү үтүче 14 бала менә берничә көн инде Чистай шәһәрендәге “Раздолье” лагерында сәламәтлекләрен ныгыталар. Алар лагерьда 21 көн булачак.
Космонавтлар көне уңаеннан  Хурада мәдәният йортында “Безнең илебез – космонавтика Ватаны” исеме астында кичә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International