ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә
Татарстанда  “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының VI социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы рәсми старт алды.

17
апрель, 2015 ел
җомга
Иске Салман җирлегенә кергән авылларда тирә-якны чистарту буенча өченче тапкыр өмә үткәргәннәр инде.
Анино Салман белән Демидовка арасында яңа күпер төзелеп бетеп килә.
Республика программасы кысаларында Салман авылында полиция участок инспекторы өчен торак йорты да, кабул итү пункты да бер түбә астында булган өй төзелеп килә.

“Менә тагын яз җитте, димәк, тирә-якны җыештыруга, чүп-чардан котылу әмәлен эзләргә керешәчәкбез. Һәм күпләр бу мәсьәләне бик ансат кына чишә дә куя – тау булып өелгән чүпкә ут төртә.

Күршеләрем яңа өйгә күчкәч, минем өй янәшәсендә бушлык барлыкка килде. Элеккеге хуҗалар бу урында үскән агачларны кисеп утынга ярды, ә вак ботакларны, чүп-чарны өемнәргә җыеп куйдылар. Хәзер менә көн дә куркып яшим: бәлки аларны яндырырга җыенадыр күршеләрем? Ә шунда ут көчәеп, минем өемә дә капса?

Вера Рыбушкина,

Югары Колчурино авылы.”

Чуаш Борнае урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә үткәрелде.
Ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 32 ешегә карата эшләр судка җибәрелде.
10 апрельдә редакциядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышлап "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Анда ветераннар оешмаларының район советы рәисе Фаиз Шакиров һәм секретарь Рәхилә Хәбибуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нурания Заһидуллина, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Рөстәм Билалов катнаштылар. Бу мөһим темага әңгәмәне соңрак район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова белән дәвам иттек.
13 апрельдә Казанда "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форум булды. Анда республиканың барлык районнарыннан  300 гә якын кеше катнашты. Алар – 40 тан артык иҗтимагый оешма вәкилләре – "Президент белән бергә"  республика иҗтимагый хәрәкәтен булдырырга дигән карарга килделәр. Форумда Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең чит телләр укытучысы, "Бердәм Россия яшь гвардиясе" Бөтенроссия  иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Шәрипова да катнашты. Без аның белән очрашып, әлеге яңа хәрәкәт, аның бурычлары турында сөйләштек.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әлки районы Балалар иҗат йортының актлар залында "Гаилә талантлары салават күпере" исемле республика фестиваль-конкурсының район этабы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International