Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Биктимер авылында шәхси эшмәкәр кибетен басканнар
Гыйнварның соңгы атнасында Түбән Биктимер авылында шәхси эшмәкәр кибетен караклар баса.
5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Салмандагы дуңгызчылык комплексында яңа цех эшли башлый
Комплекста бүген 8 мең баш дуңгыз асрала. Дуңгызларны әлегә кадәр эшкәртүчеләргә тереләтә саталар иде. Быелдан биредә сменага 40 баш терлеккә исәпләнгән сую цехы эшли башлаячак. Болай иткәндә мондагы ит продукциясенә сорау да бермә-бер зуррак. Ә якын киләчәктә комплекс үзендә җитештерелгән итне эшкәртү цехы да ачарга ниятли.
Базарлы Матак авыл җирлеге территориясендә сукбай этләрне аулау оештырыла
Урамда өер-өер йөрүче этләрнең кешеләргә зыян салу очраклары байтак. Күпләр авыл җитәкчеләренә сукбай этләргә карата берәр чара күрүне сорап мөрәҗәгать итә. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты урамдагы хуҗасыз этләрне аулауны оештырырга җыена. Бу, билгеле, кешеләрнең хәвефсезлеге өчен эшләнә. Маэмай асрыйсыз икән, аны бәйдә тотыгыз. Иреккә чыгарып җибәрелгән этнең бүтәннәргә куркыныч тудыруын онытмагыз.
Без ничә, без нинди, ничек яшибез. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина белән әңгәмә
2013 елда без ничек яшәдек: арттыкмы, кимедекме, нәниләребез күп тудымы, югалтулар нинди булды… Әнә шулар хакында район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина белән сөйләштек.
4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Кар чистарту өчен трактор яллау кыйммәткә төшә
Юл-урамнарны кардан чистарту өчен Иске Матак авыл җирлеге советы “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте һәм 95 нче һөнәр училищесы белән килешүләр төзегән. Әйтергә кирәк, кыйммәткә төшә торган хезмәт бу – трактор яллап эшләткән һәр сәгать өчен 3100 сум акча түләргә туры килә.
Әлкилеләр интерактив телевидениегә ияләшә
Районда интерактив телевидениегә күчү мөмкинлеге 2010 елда гына пәйдә булды. Шул кыска гына вакыт эчендә 799 әлкиле телевидение хезмәтенең шундый төрен сайлаган. Ә Интернеттан 2334 абонент файдалана.
Хуҗалыкларда техника ремонтлауның барышын, орлыкларның сакланышын, малларның ничек кышлавын тикшерәләр
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия “Алпар”, “Хузангай” хуҗалыкларында ремонт эшләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Районның барлык хуҗалыкларында да тырмаларны төзекләндерү тулысынча төгәлләнде, ди белгечләр. Беренче кат тикшерүләрне 6 февральдә тәмамларга исәплиләр.
Түбән Әлки авылында ветеринария пункты төзелә
Түбән Әлки авылында ветеринария хезмәте күрсәтү буенча модульле пункт төзелә башлады.
Реактивлар, пробиркалар да җитәрлек бездә, ди Иске Матак урта мәктәбе директоры
Иске Матак урта мәктәбен үткән елда тәмамлаган 4 укучының өчесе югары уку йортларында, берсе төзелеш көллиятендә белем ала.
Карга авылы халкы өчен узган ел шактый яңарыш һәм үзгәрешләре белән хәтердә калыр
Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында әнә шул яңалыкларны тагын бар кат барларга җае чыкты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз