ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2013 ел
шимбә
Ефәк ялларын җилфердәтеп юыртып, Җиребезгә Ат елы килә. Гомер-гомергә янәшәбездә яшәгән, һәрчак кешегә таяныч булган, файда китергән эшчән, чыдам, игелекле әлеге хайванның бу юлы да яхшылык кына алып киләсенә өметләнәбез, уңышлы матур еллар юрыйбыз.
Гаилә фермасында йөздән  артык елкы асраучы Әхмәт фермеры Фәнис Бакиров атларның отышлы бизнес чыганагы буласына да ышана.

2012 елның 31 декабрь кичендә клубыбызда концерт булды. Ә аннан соң конкурслар башланды. Мин һава суларга дип урамга чыктым. Клуб тирәсендәге кешеләр яныннан бераз читкәрәк киткәч, юл буенда үзе генә басып торучы берәүне күреп алдым. Якынрак килсәм, 5-6 яшьләрдәге малай төнге күк йөзенә карап тора.
Бу хәл моннан 9 ел элек булган иде. Базарлы Матакның бер төркем яшьләре берсенең фатирында җыелышып Яңа елны каршылыйлар. Курантлар төнге 12 не сукканнан соң бөтен компанияләре белән авыл үзәгендәге Төп чыршы янына киләләр, анда да биеп-җырлап рәхәтләнеп күңел ачалар. Шунда берсе бала тудыру бүлегендә эшләүче классташлары Наташаны Яңа ел белән котлап кайтырга тәкъдим итә. Кыз бәйрәм төнендә хезмәт вахтасында булган икән.
1994 елның декабрендә көчле бураннар булды. Мәктәптә югары сыйныфта укыган чагым иде бу.
Ул елларда кибетләрдә бөтен нәрсә дефицит иде. Кем каян, нәрсә табыштыра... Чыршы бәйрәмнәре үткәрергә бүләкләрне Алексеевск районыннан алып була икән,  дигән хәбәр ишетелгәч, бер укытучы апа, балалар бакчасы тәрбиячесе һәм мин ат җигеп Бибай Чаллысы аша күрше районның Чибили дигән урыс авылына юл тоттык. Мин кучер урынында инде.
Менә-менә үз вәкаләтләренә керешергә торучы 2014 ел – Көнчыгыш календаре буенча Ат елы. Ат елының авыл хуҗалыгы өчен уңышлы килүе мәгълүм. Амин, шулай була күрсен. Ә узып баручы 2013 ел Әлки тарихында ниндирәк эз калдырыр? Кайсы өлкәдә эшләребез куанырлык булды, ә кай тарафта безгә үҗәтлек җитенкерәмәгән? Бу һәм яшәешебезнең башка яклары турында сөйләшеп алу өчен без районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек.

27
декабрь, 2013 ел
җомга
Районда ялган аракы сату очраклары булу турында хәбәрләр йөри.
Әмма кеше саулыгына зур зыян китерүче эчемлек сатучыларны ачыклау кыен. Авылыгызда ялган спитрлы эчемлекләр белән сату итүчеләр булса, алар хакында түбәндәге электрон почталарга хәбәр итсәгез иде: alk.prok@tatar.ru (прокуратура), ispolkom-alkeevo@rambler.ru (район башкарма комитеты).
Яңа ел төнендә караңгы күкне  фейерверклар белән балкыту гадәткә кереп бара.
Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрүне кайгырту хакында сүз барды.
 
 Башкалабыз Казанда үткән республика Чыршы бәйрәмендә безнең районнан 18 укучы катнашты.
"Хузангай" кооперативы республикада иң тотрыклы эшләүче 20 хуҗалык арасына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International