ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
“Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы гаиләләр балалары белән “Мәрхәмәтле каникуллар” дигән акция үткәрделәр.
Ут күршеләребез Болгарда узган якшәмбедә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлид бәйрәме үтте.

Яңа гына башланган елда безнең район төзүчеләре ни белән шөгыльләнәчәк? Нинди объектлар төзү планга кертелә, ә кайсылары ремонтланачак? Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Зарипов газетабызга мондый мәгълүмат бирде:



10
гыйнвар, 2014 ел
җомга

 Бүген Базарлы Матакта район Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда райондагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр хакында сүз барды.

Ел дәвамында авыл урамнарын яктырту эшен әйбәт оештырган авыл җирлекләре башлыклары "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә макталдылар һәм акчалата бүләккә ия булдылар.

8
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Яңа Салмандагы балалар приютында район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм якташыбыз Рамил Исмәгыйлев сабыйлар өчен бәйрәм ясап кайттылар.
6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә район үзәгендәге Изге Троица чиркәвендә Раштуа уңаеннан бәйрәм гыйбәдәте булды. Гыйбадәтне протоиерей Андрей Зиньков үткәрде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин катнашты. Ул православныйларны Изге Раштуа белән кайнар котлады.
Бәйрәмгә районның төрле авылларыннан 250ләп бала җыелды. Күбесе әти-әниләре белән килгәннәр иде. Купшы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде. Малайлар һәм кызлар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары, “җәнлек-җанварлар” белән бергә биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар.
Район башкарма комитеты һәм Хәйруллинның Хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән тәмле Яңа ел күчтәнәчләре балаларны тагын да сөендерде.
Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та балалар өчен әлеге бәйрәмне оештыруга 20 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте. Сабыйлар өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде.
Балалар иҗат йортында сәләтле балалар өчен оештырылган район башлыгы Чыршы бәйрәме бик күп укучылар катнашында, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
27 декабрь – Коткаручылар көне  Бу хезмәткә  безнең илдә ихтыяҗ бик югары. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары су баскан, янгын чыккан, табигать бәла-казалары булган очракларда, аварияләрдә кешеләргә беренчеләр булып ярдәмгә киләләр һәм, кирәк икән, кичектергесез медицина ярдәме дә күрсәтәләр. Бу куркусыз белгечләр иң катлаулы шартларда да кеше гомерен коткару өчен көрәшәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International