ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2013 ел
шимбә
Яңа елдан соң кибет киштәләрендә безне алкогольле эчемлекләр дә күтәрелгән бәядән каршылар.
Бүген "Татспиртпром" җитештергән иң арзанлы ярты литрлы аракы 169 сум булса, киләсе елдан аның бәясе 199 сум тәшкил итәчәк. Аракыга бәяләр якынча 18 процентка арта. 2013 елда аңа бәяләр 36 процентка арткан булган. Былтыр арзанлы ярты литрлы аракы 125 сум торган.
Райондагы һәр мәчет, чиркәү янына яктырткыч лампалар эленде.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча районыбыз республикада иң тотрыклы эшләүче 15 район арасына кергән.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
9 декабрьдә билгеләп үтелгән Ватан геройлары көне - илебездә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. ДОСААФ җирле оешмасы бу дата уңаеннан Юхмачы урта мәктәбендә тантаналы чара оештырды. Анда район мәктәпләренең хәрби-патриотик клубларында шөгыльләнүче укучылар һәм аларның җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап үткәрелгән чаралар арасында муниципаль хезмәткәрләр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында булган «түгәрәк өстәл» игътибарга лаек. Ул "Россия җәмгыятендә коррупция" дип аталды.
Елның иң озын караңгы сәгатьләре 22 декабрьгә туры килә. Нәкъ шул көнне энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безне яктылык, җылылык белән даими тәэмин итүче район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин белән сүзебез коллективның бүгенге эшләре һәм алга планнары турында.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Вера Макарова киңәшләре:
Бәйрәм бүләксез була димени? Яңа ел бигрәк тә. Кибетләребез бүген нинди генә Яңа ел бүләкләре тәкъдим итми. Көнкүреш техникасы дисеңме, кием-салыммы, кыйммәтле зәркән эшләнмәләреме, косметикамы... Иң күп бүләкләрне балалар алыр, билгеле. Алар өчен уенчыкларның ниндиләре генә юк сәүдәдә. Татлы Яңа ел бүләкләрен дә кибетләр инде декабрь башыннан ук тәкъдим итә башлады. Рәсемле матур капларга тутырылган "тәмле" бүләкләрнең бәясе 120 сумнан башлап 300, 500... сумнарга кадәр. Хәер, кемнең кесәсе нинди бүләк алырга мөмкинлек бирә. Татлы бүләкләрнең әзерләре дә бихисап, конфет-шоколадларны үзең сайлап та тутыра аласың.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
20 декабрьдә район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
20 декабрьдә муниципаль район советының 28нче утырышы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International