ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Иске Матак мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Семен Юманов Казанда узган Бөтенроссия җиңел атлетика ярышларында өченче урынны яулады.
Узган атнада район юлларында  дүрт авария булган.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Милек, җир, транспорт салымнарын (2013 ел өчен) 1 ноябрьгә кадәр түләмәгәннәрнең салым бурычына һәр көн  өчен (просрочка көне) пеня өстәлә бара.
"Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк", диләр. Бу уңайдан Карга авылы халкы бәхетле. Бүген аларның кулларында авылларының бай тарихы язылган "Каргауыл" китабы бар. Архив материалларына, документларга, истәлекләргә нигезләнеп язылган, гаять матур эшләнешле 500 битле әлеге китап авылдагы һәр йортның хәзинәсенә әверелер, мөгаен. Күптән түгел Карга авылы мәдәният йортында "Каргауыл" китабын  тәкъдим итү кичәсе булды.

2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш дәвам итә. Шул уңайдан без район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев белән очраштык һәм берничә сорау бирдек.

26
октябрь, 2013 ел
шимбә
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, милли музыка сәнгатен  үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен якташыбыз, танылган җырчы Сөнгатуллин Мирсәет Миншәһит улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
Пауэрлифтинг – авыр атлетиканың бер юнәлеше, яткан килеш штанга күтәрү дигән сүз. Зур физик көч, нык исәнлек таләп итүче бу спортны массакүләм дип әйтеп булмый, һәрхәлдә, республика ярышларында барлык районнар да үз вәкилләрен җибәрә алмый.

25
октябрь, 2013 ел
җомга
Быелгы һава торышы игенчегә яз башында изге юл теләп, кыр эшләрен башлап җибәрергә әйбәт мөмкинлек тудырды. Яз иртәсендә бөртекләр җир куенына кереп урнашып, матур гына үсеп китте, янәшәдә уҗымнар алардан узып, тагын да матуррак төс алды, иген-кырларыбыз шау-гөр килеп кузгалды. Күпләр көзге уңышның әйбәт булачагына инанганнар иде. Әмма җәйге корылык фаразларны акламады,  меңләгән гектарларда сабан культуралары түбән уңыш бирде.
Өстәвенә соңгы ике айда яңгырлы, салкын көннәр белән табигать-анабыз авыл хезмәтчәннәренең көз башкарыла торган агрочараларын шактый тоткарлады. Әмма нинди генә һава шартлары хөкем сөрмәсен, җилләрнең кайсы гына исмәсен, районыбыз басуларында эшнең туктап торганы юк. Билгеле монда игенчеләребезнең тырышлыгы бик зур.
Күчемсез милекне сату-алу алыш-бирешләре – гаять җитди һәм җаваплы адым. Андый вакытта кешедә алыш-бирешнең хәвефсезлеге, исәп-хисап ясау тәртибе белән бәйле күп сораулар туа. Килешүне, шул исәптән сату-алу объектының бәясе күрсәтелә торган пунктны эшләү буенча да сораулар туа. Еш кына бәя урынына  объектның кыйммәтен күрсәтәләр, бу билгеләмәләрнең икътисадый табигатен исәпкә алмыйча, аларны тигез хокуклы итеп файдаланалар. Чыннан да, беренче карашка бер-беренә  тәңгәл кебек күренгән бу ике  билгеләмәнең аермасы нәрсәдә соң, һәм аларны дөрес файдаланмау нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин? Бу хакта  безгә Росреестрның Татарстан Идарәсендә аңлаттылар.
Киләсе елның февраль аенда Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгара башлауга 25 ел тула. 15 февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Рәсми мәгълүматлар буенча әлеге "Игълан ителмәгән" сугышта 15 меңләп солдат һәм офицер һәлак була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International