ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Туган авылым Бибай Чаллысы тарихын өйрәнү дәвам итеп, газета укучыларга бүген авылдашларымның колхозлашу чоры алды тормышы хакындагы язмамны тәкъдим итәм.

 

Район халкы коррупциягә каршы тору буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда киңрәк катнаша алсын өчен һәм коррупция юнәлешендәге фактларны ачыклауга шартлар тудыру  максатында  "Ышаныч әрҗәләре" урнаштырыла башлады.


13
март, 2013 ел
чәршәмбе

Күптән түгел   хәрби-патриотик клубларның Нурлат шәһәрендә  узган районара слетында Н.Дәүли исемендәге гимназия укучысы Алинә Шәйхетдинова пневматик мылтыктан ату буенча кызлар арасында беренче урынны яулап кайтты. Алинә 7 "А" сыйныфында укый. Мондый зур бәйгедә беренче тапкыр катнашуы иде аның. Әмма кыз каушап калмады, корал белән ышанычлы эш итеп, көндәшләре арасында иң күп очконы алды.


5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

1 сентябрьдә районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп  кыңгырау чыңлады.

Белем көнендә  Базарлы Матак урта гомумбелем мәктәбе дә 584 укучысын кабул итте. Болардан 49 бала – мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керүчеләр.

Илдә түләмә чире буенча эпизоотик хәл катлаулы төс ала. Татарстан Республикасының Россельхознадзор идарәсе әнә шул хакта хәбәр итеп, кешеләр һәм хайваннар өчен уртак бу чирне йоктыру куркынычы булуын искәртә. Түләмә белән зарарлануның соңгы очрагы Алтай краенда  ачыкланды, әлеге хәл кеше үлеменә китерде.

Республика көнен зурлап үткәрү планнары алдан ук төзелгән иде, әзерлек тә алып барылды, шуңадыр, иртәдән көннең суытып җибәрүе дә азга гына туктап яңгырлар кою да бәйрәм итү ниятен боза алмады. Спорт сөючеләр көннең беренче яртысында “Алинә” комплексында төрле ярышларда катнаштылар, төштән соң футбол буенча чемпионатның финал уеннарын карадылар, ә кичен Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында концерт булды.


31
август, 2012 ел
җомга

Апак авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда асралучы һәм ясалма орлыкландыру юлы белән каплатылган сыерлардан быел 74 баш бозау алынган.

Августның соңгы ункөнлегендә  шәхси сектордан алдагы декада белән чагыштырганда 442 килограммга кимрәк сөт хәзерләнгән.

Атна башында Россия киносы көне билгеләп үтелде.

«Әфганнан Чечняга чаклы» вокаль-инструменталь ансамбле Димитровград шәһәрендә солдат җырлары фестивалендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International