ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

29 мартта "Парклар маршы-2013"  Халыкара табигатьне саклау акциясе старт алды.

"Строитель и К" ҖЧҖ ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының беренче дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

Базарлы Матакның Шәүкәт мәчете янәшәсендә менә берничә ел инде төзелеш бара. Җылы сары төстәге кирпечтән төзелгән бинаның икенче каты әзер. Өске яклары ярымтүгәрәк формадагы биш тәрәзә уемы белән көньяк-көнчыгышка карап торган бу бина төзелеп беткәч мәдрәсә булачак, биредә мөселман балалары дин белеме алачак. Теләге булган өлкәннәргә дә мәдрәсә ишекләре ачык булачак, билгеле.

1 апрельдә гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда язгы ташуга әзерләнү, әлеге чорны имин, зыян күрмичә үткәрү чаралары хакында сүз барды.

 

Туган якларыбызга җылы, ямьле яз килде. Игенченең күңелен җилкендергән,  аның алдына гаҗәеп зур җаваплылык та куйган  чор бу. Язгы кыр эшләре башланырга инде санаулы гына көннәр калып бара бит. Сабан эшләрен дулкынланып көтүчеләр арасында "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ нең "Карга" отряды агрономы Илнар Туктамышев та бар. Быелгы  кыр эшләре агроном вазыйфасында Илнарның әле тәүге хезмәт чоры.

 


28
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Тулаем алганда, авыл җирендә тормыш тыныч, бездә яшәүче кешеләрнең дә зур күпчелеге тәртипле, законнарны бозарга ярамаганны аңлый. Әмма кешеләрнең төрлесе була шул: кайбер "тиктормас җаннар" гаиләсенең, күршеләренең өнен алып, гауга куптара, якыннарына кул күтәрә. Я булмаса, караклык юлына баса, эчеп-исереп йөри, җәмәгать урыннарында, урамда хулиганлык кыла… Кыскасы, башкаларга тыныч яшәргә комачаулый, хәтта кайгы-хәсрәт тә китерә, ягъни, җинаять кыла.

Закон бозуларны булдырмау өчен нәрсә эшләргә, нинди чаралар күрергә соң? Үткән атнада уздырылган хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең икенче утырышында катнашучылар әнә шул турыда сљйләштеләр, фикер алыштылар.


25
март, 2013 ел
дүшәмбе

Узган якшәмбедә, Масленицаның соңгы көнендә, Түбән Кәчи авылында кышны озату бәйрәме булды. Чуашларның Масленицага аваздаш милли бәйрәме "саварни" дип атала. Ул кышны озату, язны каршы алу символы булып санала.


15
март, 2013 ел
җомга

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

Бу атнада православныйлар Масленицаны бәйрәм итәләр. Бу – озын-озак Бөек уразага әзерлек тә, салкын кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме дә. Иң күңелле, иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган масленицада элек-электән халык рәхәтләнеп күмәкләшеп күңел ачкан, тәмле ризыклар белән сыйланган, бер-берсенә кунакка йөргән. Туклык, муллык билгесе булган Масленица туганлык-кардәшлек  хисләрен яңарту, ачу-үпкәләрне кичерү, бер-береңнән гафу үтенү вакыты да. Масленицаның төп сые – коймак. Түгәрәк коймакны кешеләр кояш белән символлаштырган.

Бу көннәрдә без дә Югары Матак авылында булып, бәйрәм коймагыннан авыз итеп кайттык.

Волейбол буенча үткән елның октябрендә башланып киткән район чемпионаты ахырына якынлашты. 8 Март бәйрәме алдыннан булган финал ярышларында хатын-кызлар командалары арасында җиңүчеләр инде ачыкланды да


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International