ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Районда 68 сәүдә объектында 13 оешма алкогольле продукцияне ваклап сата. Район үзәгендә 19 сәүдә объекты ваклап сату белән шөгыльләнә, авыл җирлегендә алкогольле продукцияне 46 сәүдә объекты ваклап сата

Бүгенге көндә Әлки муниципаль районы буенча көнгә тулаем сөт күләме 161,3 тонна тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 1 тоннага күбрәк (100%).

2021 елның 27 октябрендә “Әхмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУендә мәктәп китапханәләре көненә багышланган чара үткәрелде. Китапханәче Э.Шәйхетдинова китаплар турында кызыклы фактлар сөйләде, балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Укучылар кроссвордлар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр

Югары Колчура авыл клубында“Сәламәтлеккә  - ӘЙЕ, наркотикларга - ЮК” дип исемләнгән тематик сәгать узды.

“Гараж амнистиясе”н гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнардан килә торган сорауларның күплеген исәпкә алып, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә әлеге тема буенча чираттагы кайнар линия үткәрәчәк. Ул инде иртәгә, 28 октябрьдә 10 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр булачак.

Роспотребнадзор Россия Федерациясендә яңа коронавирус инфекциясеннән массакүләм бушлай вакцинация узуын искә төшерә. Хәзер гражданнар өчен Россия галимнәре тарафыннан эшләнгән дүрт вакцина тәкьдим ителә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 22 октябрь көнне Югары Әлморза мәктәбендә «Җәлил укулары» әдәби конкурсының мәктәп этабы узды.

Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Көзге калейдоскоп” бәйрәме узды. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнашты.

Салымнарны үзең өчен генә түгел, башка физик затлар - ир яки хатын, ата-ана, балалар өчен дә түләргә мөмкин. Башка кеше өчен теләсә нинди салымнар, шулай ук пеня һәм штрафлар түләргә мөмкин. Моннан тыш, агымдагы чордагы, үткән еллардагы салымнар буенча бурыч түләргә мөмкин.

22 октябрь көнне Иске Матак мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары арасында «Көзге бал» үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International