Карга авылында яшәүче Минҗиһан апа Вәлиевага яңарак кына 95 яшь тулды. Аны шушы юбилее белән котларга һәм Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү телеграммасын тапшырырга дип район башлыгы Александр Никошин килеп китте.
2021 елның 13 октябрендә Туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында балаларның мәкальләр һәм әйтемнәр турындагы белемнәрен гомумиләштерү, укучыларның мәгълүмати базасын киңәйтү, гомумкешелек мәдәнияте хәзинәләре белән танышу, халык иҗатына карата кызыксыну тудыру максатыннан чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы 6 сыйныф укучылары белән "Мәкаль юкка гына әйтелми" дигән викторина үткәрде.
Бүген Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова чираттагы видео-кабул итү уздырды. Бу юлы онлайн-консультациягә бизнес вәкиле мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне видеокабул итү вакытында хокук һәм кадастр исәбен теркәү процедурасы, шулай ук дәүләт хезмәтләрен алу сроклары буенча аңлатмалар бирелде.
2021 нче елның 13 нче октябрендә “Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында укытучы Шәяхмәтова Г.Р. "Туган телем, син шундый гүзәл!" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрде.
Татарстан Росреестры сайтында 2021 елның III кварталы өчен җир һәм күчемсез милек өлкәсендә законнардагы үзгәрешләрнең чираттагы дайджесты басылды. Документ хакимият органнары, һөнәри берләшмә вәкилләренә һәм гражданнарга ведомство эшчәнлегенең юнәлешләре буенча хокукый яңалыклар турында оператив мәгълүмат бирү өчен эшләнгән.
Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасы ТР Әлки районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча Алпар урта мәктәбенең Туган якны өйрәнү музеена нигез салучы тарихчы Сибаев Кадыйр Нурулла улы истәлегенә багышланган турнирда 2 нче урынны яулады. Гатина Диләрә турнирда 1 урынны яулады.
1 октябрьдән 10 ына кадәр коронавирус чире биш әлкиленең гомерен вакытсыз өзде. Бу турыда “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина хәбәр итте.
15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга старт бирелә. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Медицина ярдәменнән һәркем файдалана алсын өчен 21 октябрьдә 8.00-10.00 сәгатьләрдә фельдшер-акушерлык пунктларында, табиблык амбулаторияләрендә, Юхмачы участок хастаханәсендә анализ өчен кан алу оештырыла. Аннан кан Базарлы Матак үзәк хастаханәсенә озатыла. Әлеге мөмкинлектән теләгән һәркем файдалана ала.
COVID-19 белән бәйле вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле республикада яшәүчеләрнең кайбер категорияләре өчен мәҗбүри вакциналау кертелде.