15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга старт бирелә. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Медицина ярдәменнән һәркем файдалана алсын өчен 21 октябрьдә 8.00-10.00 сәгатьләрдә фельдшер-акушерлык пунктларында, табиблык амбулаторияләрендә, Юхмачы участок хастаханәсендә анализ өчен кан алу оештырыла. Аннан кан Базарлы Матак үзәк хастаханәсенә озатыла. Әлеге мөмкинлектән теләгән һәркем файдалана ала.
COVID-19 белән бәйле вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле республикада яшәүчеләрнең кайбер категорияләре өчен мәҗбүри вакциналау кертелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау законнарын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итәләр
13 октябрь көнне “Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУнең 7 “В” сыйныфында “Туган тел - халык җаны” темасына багышланган дәрес үткәрелде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 15 октябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
10-13 октябрьдә Казан шәһәрендә бадминтон буенча "Валеев кубогы"Бөтенроссия турниры узды. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары призлы урыннар яуладылар: 6 Б сыйныф укучысы Әхмәтова Ралина парлы һәм катнаш разрядта ике алтын медаль яулады, Леонтьева Екатерина парлы разрядта 3 урынны яулады.Тренер: Муштаков М. С.
2021 елның 14 октябрендә дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары шашка турниры үткәрделәр. Турнир нәтиҗәләре буенча, иң көчле уенчылар грамоталар белән бүләкләнде. Җитәкчесе Вәлиева Г. И.шулай ук тәрбияләнүчеләрне шахмат уенына өйрәтә. Бу ике уен да игътибарлылыкны, акылны үстерә, тырышлык тәрбияли.
Әлки муниципаль районы Иҗтимагый советының хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү буенча узган утырышында 2022 елда Әлки муниципаль районының мәдәният учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру планы-графигы кабул ителде һәм расланды.
2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Росреестры Росреестрның территориаль органнары арасында дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең табышлылык һәм нәтиҗәлелеге буенча гомумроссия рейтингында лидерлар рәтенә керде.
Росреестр тарафыннан хокук бозуларның ачыклануын, аларның бетерелүен, тикшерүләр уздыруның сыйфатын характерлаучы күрсәткечләр анализланды. Баллар җыелмасы буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең күрсәткече РФ субъектлары арасында беренче урынга туры килә.