ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә Өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «кайнар линия " форматында узачак.

Китапханәчеләр нәниләрне ачык йөз белән каршы алды һәм китап дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Балалар зур кызыксыну һәм сокланулы караш белән китапханәче сөйләвен тыңлады. Ул балаларны китаплар, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Аңлаешлы формада китапханә бүлекләре: абонемент, уку залы, уен бүлмәсе белән таныштырды. Балалар киштәләрдә китапларның ничек куелуын, балаларның күбрәк нәрсә укырга яратуын белделәр.

Халыкара укытучылар көнендә Чуаш Кичүе мәктәбе укучылары иртән укытучыларны тәм - томнар һәм оригиналь бүләкләр белән каршы алдылар. Ә дәрестән соң укытучыларга багышланган бәйрәм концерты булды.

21 сентябрьдә “Алинә” УСЗда “Татарстанның бадминтон өметләре 2021” яшүсмерләр турнирының өченче зона этабы узды

6 октябрьдә районда җирле үзидарә органнары һәм район оешмалары катнашында гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрелде

Өлкән яшьтәге кешеләргә башкаларга караганда да юлларда куркынычрак. Ни өчен шулай ул?

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларга 2021 елның 5 октябреннән 15 октябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Такси» оператив-профилактик чарасын үткәрү турында хәбәр итә.

6 октябрь көнне, Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Әлки районы мәдәният йортында район укытучылары, тәрбиячеләре катнашында бәйрәм чарасы узды. Укытучы һөнәре вәкилләре турында бик күп яхшы сүзләр әйтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International