ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү тәртибе турында» 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә 2020 - 2022 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге программаларга карата боерыклар белән таләпләр билгеләде.

2019 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте Идарәсенең территориаль бүлекчәләре катнашында ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узачак.

Мөселманнарның иман ныклыгын сынаган, аларны күбрәк игелек, мәрхәмәтлелек кылырга этәргән Рамазан ае тәмамланды. 4 июньдә районның барлык мәчетләрендә дә ураза гаете намазлары үткәрелде. Район башлыгы Александр Никошин бу иртәдә Түбән Әлки авылы мәчетенә барып, намазга җыелган мөселманнарны бәйрәм белән ихластан котлады.

Туган якны һәм Әлки районында яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен өйрәнү максатыннан, 2019 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы « Лисенков С. М исемендәге  тарихи-туган якны өйрәнү музее "муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре туган якны һәм милли бәйрәмнәрен өйрәнү максатыннан чыгып, “Рамашка” балалар бакчасы балалары өчен тыл хезмәтчәннәре скверы территориясендә кече Сабантуй үткәрделәр.

Гадәттәгечә, Россиядә 6 июнь көнне бөек рус язучысы һәм шагыйрь Александр Пушкинның чираттагы туган көне билгеләп үтелә. ... Шул уңайдан Алпар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә китап күргәзмәләре оештырылды, анда бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде һәм аның әсәрләре турында әңгәмәләр үткәрелде.

2018 елның 4 июнендәге 123-ФЗ номерлы «Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында " Федераль закон нигезендә кулланучылар өчен мәҗбүри булган ОСАГО, КАСКО һәм ДСАГО килешүләре буенча иминият оешмалары белән бәхәсләрне җайга салуның яңа тәртибе билгеләнде: әгәр иминият оешмасы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучыга суд мөрәҗәгатенә кадәр үзенең хокукларын яклау өчен финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2019 елның 5 июнендә Карга авыл мәдәният йорты территориясендә «Минем балачак сукмакларым» дип исемләнгән экологик викторина узды, ул балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән шатландырды.

5 июнь көнне Базарлы Матак урта мәктәбенең Җиңү волонтерлары "Кызыл канәфер" акциясе үткәрделәр. 30 сумга  канәфер -эмблема сатканнар. Җыелган барлык акчалар да ветераннарга ярдәмгә тотылачак


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Үткән атнада район мәдәният йортының “Рябинушка” һәм “Сударушка” вокаль ансамбльләре республика “Каравон” бәйрәмендә катнашты.

 

“Каравон” рус халык бәйрәме һәр елны Лаеш районының Никольское авылында үтә. Быел да безнең җырчылар анда уңышлы чыгыш ясады.

 

Түбән Әлки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхретдинов Хаҗим Мәрдегалләм улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International