Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елга кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Президенты кушуы нигезендә эшләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итте.
“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалына күптән түгел 400 баш ат кайтарылды. Карамалы терлек корпусына 260 баш бия урнаштырылды. Алар инде тайлый да башладылар. Ә Борискино авылында хәзер 130 баш айгыр асрала. Белгечләр әйтүенчә, атлар районга китерелгәнче әллә ни тәрбия күрмәгәннәр. Безнең отрядларда әйбәт ашатып, яхшы карау булганга бик тиз көрәеп киткәннәр. Инде бахбайларны сатып алучылар да табылган.
Чуаш Кичүе авылы үзәгендә табиблык амбулаториясенең яңа бинасы төзелеп килә.
31 май-1 июньдә “Байтик” лагерында яшьләр экологик экспедицияләрнең VI “ЭКОдулкын” форумы үткәрелде
Район мәдәният йортында әлегә кадәр гаилә кормаган яшьләр өчен “Ялгыз йөрәкләр” дигән клубэшләп килә.
Ураза бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.
Буген бөтен дөнья мөселманнары ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе-- Ураза гаетен билгеләп утә.
Күптән көтелгән җәйге һава торышы да килеп җитте — һәр кеше өчен үзенчәлекле вакыт. Ял итәргә, киләсе кыш өчен уңай эмоцияләр һәм көч җыярга кирәк булган 90 көн, ә иң мөһиме витаминнар һәм минераллар җитмәүне тулыландыру. Кемдер моны диңгезгә бару хисабына эшләргә күнеккән, кайберләре авылга китә, әмма без барыбыз да беләбез: җәй көне Ашарга яңа җиләк-җимеш һәм яшелчә куллану бик мөһим, алар кыйммәтле һәм туклыклы матдәләр белән беррәттән, кызганычка каршы, куркыныч яки хәтта үлем белән куркыныч зарарлы матдәләр концентрациясен дә тота ала. Шуңа күрә яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне ничек дөрес сайларга һәм беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белү мөһим.
Җәйге каникуллар-мәктәп дәресләреннән һәм өй биремнәреннән ял итеп, иртән озаграк йоклап, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә ашыкмыйча, барлык балалар өчен иң көтеп алынган һәм яраткан вакыт.
2019 елның 2 июнендә Югары Колчурино авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм II төркем авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Авылда кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Николаев Юрий гаиләсендә булдылар, ул сыерлар санын арттырырга планлаштыра. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча гамәлдәге программалар белән таныштылар.