ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Яктылык кайтаручы элементлар (яктылык кайтаргычлар)- яктылык нурын кире чыганакка кайтару сәләтенә ия булган махсус материаллардан ясалган элементлар.


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

11 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 150 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 10,2 тоннага күбрәк. 145,6 тонна сөт сатылган.

Узган декада эчендә шәхси сектордан 126270 кг сөт җыеп алынган, бу узган ел белән чагыштырганда 1347 кг артыграк. 1 сыердан алынган сөт күләме тәүлегенә 3,9 кг тәшкил итә.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яңа ел алдыннан 2018 елның 6-27 декабрь көннәрендә Казан шәһәре, Зур  Кызыл урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Кыш Бабай почтасына балалар хатлары белән гражданнарны кабул итә (http://16.rospotrebnadzor.ru/) һәм территориаль бүлекчәләрдә ( Нурлат шәһәре, Мәктәп ур., 10, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 58)

«Театр-күңел көзгесе» смотр-конкурсы кысаларында Иске Салман мәдәният йортында отчет концерты булып узды, ә Иске Алпар, Чуаш Кичүе, Борискино авыл җирлеге һәм Югары Әлморза авыл клубы үзешчәннәре Бибай Чаллы һәм Югары Әлморза, Яңа Әнҗерә һәм Шибаши авылларыннан концерт куйдылар.

Әлки муниципаль районы Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Яшьармиячеләр” отряды активистлары Ватан Геройлары көне кысаларында  “Батырлык гасырлар буена яшәр!” дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Лисенков С.М. исемендәге "Туган як тарихын  өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре "Музей – өйдә” акциясе уздырдылар һәм Әлки районында  коляскалы инвалидлар яшәүчеләрнең йортына бардылар. Аларга музей экспозицияләре белән фотоальбом бүләк иттеләр, музейда булган кызыклы экспонатлар, Әлки районының күренекле шәхесләре турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Лисенков С.М. исемендәге "Туган як тарихын  өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә Билгесез солдат көненә багышланган “Мәңгелне хәтер” дип исемләнгән тематик чара узды.

9 декабрь көнне Үргәгар мәдәният йортында балалар өчен "Кем җитезрәк"дип исемләнгән күңелле уеннар үткәрелде. Балалар өчен мавыктыргыч конкурслар, күңелле музыка һәм бию сюрпризлары әзерләнгән иде, шуңа күрә берәүгә дә күңелсезләнергә туры килмәде.

8 декабрь көнне «Алинә " УСЗда генераль директор Вәлиев Фоат Вәли улы кубогына Алексеевскдорстрой ААҖ командалары арасында мини-футбол буенча турнир булып узды. Анда Спас, Әлки, Алексеевск,Биләр,Яңа Чишмә, Мостовик командалары катнашты.  Беренче урынны Әлки филиалы командасы яулады.

6 декабрь көнне Иске Камка һәм Иске Чаллы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без коррупциягә каршы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Әңгәмә барышында коррупциянең нәрсә икәнлеге һәм аның илгә һәм һәр кешегә аерым зыян китерүе турында сөйләделәр. Әлеге мисалларда чарада катнашучылар коррупция нәтиҗәләре һәм аның белән көрәш ысуллары турында белделәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International