27 августтан Дамир Шәйхетдинов шәхси предприятиесе сөтнең килограммын 15 сум 50 тиеннән кабул итә башлады.
Бүген, 27 августта, Татар Мулла авылында яшәүче Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым исеменнән оештырылган кабул итүдә катнашалар.
25 августта район мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, язучы һәм мәсәлче Нәсих Тажиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе була
Гаилә фермаларын үстерүгә өстәмә рәвештә грантлар алу мөмкинлеге бар.
Иске Әнжерә мәктәбе яңа уку елы алдыннан барлык укучыларын, аларның әти-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен җыеп Сабан туе үткәрде.
Базарлы Матакта Россия Дәүләт флагы көненә багышланган йөгерү ярышы булды.
Ел башыннан бирле районда балигъ булмаган балалар катнашында ике авария булган, анда ике бала зыян күргән.
Август башыннан бирле район ЗАГС бүлегендә 13 пар законлы никахларын теркәгән.
Җәй безне төрледән-төрле төс-бизәкләре белән сөендерә.
“Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын күңелдән исламдагы изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм. Бу олуг бәйрәм мөселманнарның рухи бердәмлеген һәм теләктәшлеген чагылдыра, җәмгыятебезгә игелек, шәфкатьлелек рухы өсти, киләчәккә ышанычны ныгыта. Һәр гаиләдә иминлек һәм бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт хөкем сөрсен”,–диелә котлауда.