ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Һава торышы бозылу сәбәпле соңгы көннәрдә урып-җыю беразга тукталып торды

Иске Тахтала авылында төзелгән чиркәү 4 августта үзенең ишекләрен ачты. Храмны изгеләндерергә дип авылга Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен (Виктор Щипелев) һәм аның ярдәмчеләре килделәр. Чиркәү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән акчага һәм Иске Тахтала халкы, иганәчеләр күрсәткән матди ярдәмгә таянып төзелде.

Иске Матак авылында 100 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасы төзелеп бетте.

Район мәдәният йорты янына кыш айларында шугалак итеп файдалану өчен заводта җитештерелгән тартма куелды

Карга авылының юллары асфальтланмаган соңгы ике урамына да каты түшәмәле юл салыначак


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

  Алексеевск бистәсеннән килгән “Стройдорсервис” эшчеләре иске брусчатканы сүтеп, яңасын җәю өчен нигез әзерлиләр.

Узган ял көннәрендә уллары Оренбургтагы хәрби частьтә хезмәт иткән әти-әниләр шунда барып, егетләрнең хәрби ант кабул итү тантанасында катнаштылар.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Анедрей Петухов һәм “Әлки хәбәрләре” газетасының бүлек мөдире Газиз Нуруллин бөртек суктыру комбайннарына техник карауның ни дәрәҗәдә үткәрелүен ачыклау, алардан куркынычсыз файдалануны тикшерү максаты белән рейд үткәрделәр.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 8 нче августында (төнлә һәм көндез) Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәhәрендә урыны белән яшенле яңгыр, 17 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге 19-24 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Боз явуы ихтимал.

 5 нче август конне Чуаш Кичүе мәдәният йорты хезмәткәрләре"Чыныккан тәндә, сәламәт акыл" дигэн лозунг астында балалар өчен спорт чарасы үткәрделәр.Балалар төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Әлбәттә, барлык балалар да бирелгән  биремнәрне  оста гына башкара алмадылар,  җиңелүчеләр дә булды. Шуңа да карамастан, катнашучылар барысы да бу ярыштан бик канәгать калдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International