ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, тансыклаган кояшлы иртәдә, тагын 12 егетебез ерак юлга кузгалды – аларны армиягә озаттык.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башлангычы белән балалар иҗаты йортында бадминтон турниры булды.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Ә менә узган көздә хәрби хезмәткә чакырылган егетләр инде өйләренә кайта башладылар. 

Район юлларында “Җәяүле, сак бул!” дигән профилактика чарасы бара. Ул 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген муниципаль район советының унҗиденче утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

2020 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу була.

Быелгы көз җылы булды. Ләкин шулай да кышкы матурлык сагындыра да башлады. Чын кышның кайчан киләчәге турында КФУның метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. 

Базарлы Матак урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Азалия Сәлахова  “Математика марафоны” республика олимпиадасы  җиңүчесе булган.

Муниципаль берәмлекләр арасында республика чемпионатының зона этабында бадминтончыларыбыз уңышлы чыгыш ясады.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч кыз, бер малай дөньяга килгән.

Кызларның берсе – күрше Спас районыныкы. Безнең яңартылган бала тудыру бүлегенә бит хәзер күршеләребез дә бәбиләргә килә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International