ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

оңгы вакытта Татарстан мәктәпләрен таяк тыгып болгаткан кырмыска оясы белән чагыштыралар. 

Бу татар телен укыту тирәсендәге  киеренкелек белән бәйле. Әлеге проблема бөтен җәмәгатьчелекне “аякка бастырды”. Интернетта кайнар бәхәсләрнең тынып торганы юк. Татарстан Дәүләт Советының 26 октябрьдә башланган 33 нче утырышы  әле һаман рәсми рәвештә ябылмады –депутатлар шактый кискен проблемага әверелгән тел мәсьәләсен карауга нокта куймады.

Телләр укыту җәһәтеннән туган  киеренке вәзгыять районыбыз белем учакларын да читләтеп үтмәде.

 


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Быел Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль  органы белгечләре Әлки районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең  законсыз әйләнешен ачыклау буенча 29 тикшерү үткәрделәр. 

“Әлки хәбәрләре” газетасына 3 мең кеше язылырга өлгергән.

2018 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Районда барысы 5947 данә газета-журналга язылганнар. Шуның 3 меңе – “Әлки хәбәрләре”. Моннан тыш, “Ватаным Татарстан” газетасына – 445 кеше, “Республика Татарстан”га – 356, ә “Татарстан” журналына – 69 кеше подписка рәсмиләштергән.

20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.

Бу көнне балаларга, бигрәк тә ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм авыру сабыйларга, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләге булган гаиләләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла. Әлеге чара балалар иҗат йортында була, сәгать 9 да башлана. 

Район газетасы оештырган “Матур бакча” бәйгесендә җиңгән Халидә Гобәйдуллина планшетка ия булды.


11
ноябрь, 2017 ел
шимбә

11 ноябрьдә иртә сәгатьтән район хәрби комиссариаты тирәсе халык белән кайнап торды. Бу көнне Әлкинең 13 егете хәрби хезмәткә китте.

Ана даны паркында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган бик матур чара узды.

Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә узган билбаулы көрәш турнирында безнең Фәнзил Мисалов җиңү яулады.

 

Салым органнарында ачык ишекләр көннәре үткәрелә. 

Менә икенче көн инде Федераль салым хезмәтенең 1 нче районара инспекциясе Әлки участогында иртәдән кеше күп – узган 2016 ел өчен милек салымнарын түләү вакыты җитте бит.


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Ришвәтчелек – дәүләт нигезен какшатырга, җәмгыятьне эчтән таркатырга сәләтле куркыныч чир ул. 

Шуңа да ришвәтчелеккә каршы көрәш дәүләт сәясәтенең бер өлешен били.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International